Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Замирә Рәҗәпова: «Максим ТАТАР!!! МӨСЕЛМАН!!! Ураза тотабыз»

Телевидениедә тапшырулар алып барган Замирә Рәҗәпованың Инстаграмда 70 меңнән артык язылучысы бар. Үзенең тормыш хәлләрен, гаилә мөнәсәбәтләрен дә, улларының кызыклы яңалыкларын да язып куя. Иренең Максим атлы булуын да беләбез. Максим булгач, халык аны рус милләтеннән дип уйлый. Бүген Замирә бөтен шөбһәләргә нокта куйган.

 

Телевидениедә тапшырулар алып барган Замирә Рәҗәпованың Инстаграмда 70 меңнән артык язылучысы бар. Үзенең тормыш хәлләрен, гаилә мөнәсәбәтләрен дә, улларының кызыклы яңалыкларын да язып куя. Иренең Максим атлы булуын да беләбез. Максим булгач, халык аны рус милләтеннән дип уйлый. Бүген Замирә бөтен шөбһәләргә нокта куйган.

«Беркайчан да танышу постлары куйганым юк иде, моңа кадәр никтер әһәмият тә бирмәдем. Кеше миңа язылган икән, мине белә булып чыга бит инде. Кешеләр минем тормышымны уйлап чыгарып, төрле фактлар өсти башлагач, барысы да мине белми икән дип уйлый башлыйм. Каян белсеннәр? Телевизордан алар алып баручыны гына күрә яки мине үзләре фаразлаганча итеп күзаллый. Еш кына бу күзаллау белән тормыштагы Замирә тәңгәл килми һәм күңел төшә. Сез хәзер 70 меңнән артык язылучы. Бу азмы әллә күрме? Белмим, бу хакта уйланганым булмады. Сатып алынган яки ясалма булдырылган бер генә язылучым да юк, барысы да тере, чын кешеләр, алар минем шәхесемә игътибар иттеләр һәм мин аларга рәхмәтле.

Шулай итеп:

?Минем исеме Замирә Куприянова, тамашачыларга Рәҗәпова буларак таныш (әти ягыннан).

?Миңа 40 яшь. Яшьрәк күренергә тырышмыйм.

?Үзбәкстанда тудым.

?Башкортстанда үстем.

?Татарстанда яшим.

?@tnvtv алып баручысы. Телевидениедә 2001 елдан. Үзем эшләгән компаниядә топ лидер. Соңгы мәгълүматлар буенча үз квалификациямдә рейтинг буенча өченче.

?Кияүдә. Менә 10 ел инде ИРЕМ @mr.maxcooper  АРТЫНДА

❤❤ Ул ТАТАР!! МӨСЕЛМАН!! (хәзер ураза тотабыз, Әлхәмделилләһ).

?Хоккеист @garaev_ayaz һәм «вОдающегося» музыкант #Данюшка әнисе.

?Кырыс һәм таләпчән булгалыйм, Татарстанда мине «усал башкорт» дип йөртәләр, әлеге исем «Мәдәният дөньясы»ннан соң ябышып калды.

?Таләпчән булсам да, күңелем нечкә. Атлар һәм этләр турында фильмнар караганда елыйм. Ярдәм сораганнарның яныннан тыныч кына узып китә алмыйм. 9 Майда Җиңү парады караганда үксеп елыйм. Ник икәнен аңлата да алмыйм.

?Алкоголь яратмыйм.

?Уколдан куркам.

? #прованс стиленә мөкиббәнмен.

?Пешеренергә яратам. Кайчан да булса Прованс стилендәге кондитер цехымны ачарга һәм шунда кура җиләге-шәмәхә-зәңгәр төстәге кремлы пирожныйлар пешерергә хыялланам. Кулинар аккаунтым @osta_bika.

?Ирем белән #cooperдом төзибез. Ул минем фантазияләрне йөгәнләргә өлгерә алмый кала. Хәзер дизайнны уйлыйбыз һәм бер йортта арба көпчәгеннән ясалган люстралы көрән-агач Макс стиле белән минем розочкалы обойларым һәм челтәрле пәрдәләремне ничек итеп яраштырырга дип баш ватабыз.

?Башкортстандагы үзебезнең #Турачи авылын яратам.

?Уңышлы кешеләрдән көнләшмим. Алардан үрнәк алам.

?Ике югары белемем бар».

Болардан тыш, Замирә гел соңга калуын, үтүкләргә яратуын, яраткан шәһәре Истанбул булуын, электрон китапларны кабул итә алмавын, кәгазь китап укуын да яшермәгән. Психология белән шөгыльләнә икән, бакчаны яратмый, түтәлләре юк һәм булмаячак та. Көнче дә икән. Мәктәптә алгебра белән геометриядән «биш»легә укыган. Уйлаганын әйтә дә, еш кына үкенә.

Менә шундый икән ул Замирә Куприянова. Сез дә аны шундый дип белә  идегезме?!


 

Теги: Замирә Рәҗәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар