Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Уфадан Ләйлә һәм Рөстәм ГАЛИЕВлар ни өчен клипларын Казанда төшергән?

Татар эстрадасына “Кулга кул тотынып” җыры белән кергән Башкортстанның популяр җырлы гаиләсе Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар Казан тамашачысының күңелен яулавын дәвам итә. Бу көннәрдә аларның тагын бер клибы чыкты. Анысын җырчылар Казанда төшергән.

Татар эстрадасына “Кулга кул тотынып” җыры белән кергән Башкортстанның популяр җырлы гаиләсе Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар Казан тамашачысының күңелен яулавын дәвам итә. Бу көннәрдә аларның тагын бер клибы чыкты. Анысын җырчылар Казанда төшергән.



“Кояшым син” җырының сүзләрен Вазыйх Фатыйхов, көен Гүзәлия иҗат итте. Җырның авторы бу җырны сездә ишетәм дип, аны безгә тәкъдим итте. Гүзәлия безнең гаилә белән якыннан таныш, бергә гастрольләрдә йөрдек. Аның бик күп җырларын башкарабыз. Ни өчен клипны Казанда төшердекме? Үзебез Уфа шәһәрендә яшәсәк тә, клипны Казанда яшәүче профессионаллар тарафыннан төшерергә теләдек. Клипны төшерүчеләр – Казан кешеләре, аларга Казанда төшерергә уңайлырак булды. Аннан соң үзебезнең дә Казан тамашачысына якынрак буласы килде”, - дип сөйләде Интертатка Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар.




Блиц-сораштыру:

Ләйлә Галиева.
1. Кайда тудыгыз?
Башкортстанның Яңавыл районы Тау авылы.
2. Кайда укыдыгыз?
11нче сыйфныфны тәмамлагач, Стәрлетамак шәһәрендәге Сәнгать техникумының режиссерлык бүлегенә укырга кердем.
3. Әти-әниегезнең исеме?
Гүзәлия һәм Хәмит.
4. Буш вакытыгызда ни белән шөгыльләнәсез?
Аш бүлмәсендә мәш киләм, бәлеш пешерәм.
5. Тормыш девизыгыз?
Алга, тик алга! Аллага шөкер!


Рөстәм Галиев.
1. Кайда тудыгыз?
Башкортстанның Куергазы районы Яңа Мораптал авылы.
2. Кайда укыдыгыз?
Уфа дәүләт сәнгать институты, драма һәм кино актеры. “Нур” театрында 5 ел эшләдем.
3. Әти-әниегезнең исеме?
Ринат һәм Рисәләт.
4. Буш вакытыгызда ни белән шөгыльләнәсез?
Гаиләм белән үткәрәм.
5. Тормыш девизыгыз?
Нәрсә генә булмасын – барысы да яхшыга!

Рөстәм белән Ләйләнең алма кебек ике кызы үсеп килә. Алар өчен гаилә - һәрвакыт беренче урында. “Гаилә - таяныч һәм терәк ул” , - ди Галиевлар. 

чыганак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/ufadan-l-yl-m-r-st-m-galievlar-ni-chen-kliplaryn-kazanda-t-sherg-n/

Теги: Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар