Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды

«Барс Медиа» компаниясе «ТМТV» татар музыкаль премиясен тапшыру тантанасын Уфада уздырырга булган. Бу чара өчен башкаланың кәттә урыннарының берсе – «Башкортостан» Дәүләт концертлар залы сайланган (фото, видео).

«Барс Медиа» компаниясе «ТМТV» татар музыкаль премиясен тапшыру тантанасын Уфада уздырырга булган. Бу чара өчен башкаланың кәттә урыннарының берсе – «Башкортостан» Дәүләт концертлар залы сайланган.
Башкортстанда татар концертларын һәрчак көтеп алалар. Бу тамашага да билетлар берничә ай элек үк сатылып беткән. Шулай булуга карамастан, концертка эләгүне өмет иткән халык концертлар залы каршына жыела башлады. Төп церемониягә эләгә алмаучылар, фонтан янындагы эскәмияләргә утырып, кызыл келәмнән узган җырчыларны тамаша кылу бәхетенә ирештеләр. Татар артистларын каршыларга табигать тә алдан әзерләнгән диярсең: көн эссе, кояшлы, җил әсәре юк иде. Ләкин   курьезный ситуацияләр булмый калмады, әлбәттә:  репетиция вакытында  урамда урнаштырылан  баннер ауды.  Ярый әле кеше өстенә төшмәде. Аны тиз арада яңадан урынына беркетеп куйдылар. 
Йолдызлар кара төстәге  затлы машинага утырып килделәр. Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының атказанган артисты Иркә, бер төркем музыкантларын ияртеп, кызыл келәмнән иң беренче булып узды. Алып баручылар Назлыгөл Сөнгатова белән Байбулат, Иркәнең экстравагант костюмына игътибар итеп, «галәмәт» дип тел шартлаттылар. Ул  башына кызыл тасма ураган, бик үзенчәлекле костюм-чалбар кигән.  Иркә, гомумән, тамашачыны шаккатыра белә. Узган музыкаль премияләрнең берсендә ул кызыл келәмнән  эт тотып узган иде.  Бу юлы егетләр ияртергә уйлаган.  Җырчы үз командасында 15 ләп кеше эшләвен әйтте. Образларны, элементларны тудыруда Лилия исемле кыз хезмәт куя икән. Иркә  стилистының исемен әйтсә дә, фамилиясен яшерде, бәлки, сер итеп тотасы килгәдер.  Җырчы костюмнарны елына сигез-тугыз алыштыруын сөйләде. 

  

Кызыл келәмнән узган артистлар арасында аерылып торганы  – Шәрәпҗан (Рамил Шәрәпов) бугандыр. Ул Уфа тамашачысын шаккатырырга уйлап –  майка һәм ялтырап торган кара гәлүшләрдән чыкты. Татар артистларының Мәскәү артистларыннан аермасы шулдыр: безнекеләр  гади, халыкчанрак образлар сайлый белә. Әйтик, майка, гәлүшләр. Уфа тамашачысы Шәрәпҗанны бик ярата бугай, артистның һәр хәрәкәтенә, әйткән сүзләренә  кул чабып тордылар. Музыкаль премияне тапшыру тантанасын алып баручылар арасында Рамил Шәрәпов белән Рифат Зарипов булуы да  юкка гына түгелдер.  Аларның  бер-берсен тулылындырып, уен-көлке белән  белән сөйләүләре тамашачының күңеленә бик хуш килде. Гомумән, Башкортстан тамашачысының эмоцияләргә бирелүчән булуына игътибар иттем: рәхәтләнеп көләләр, елыйлар, кул чабалар. Чыннан да, татар артистларын бик көтәләр, яраталар биредә.  
«ТМТV» татар музыкаль премиясен тапшыру быел җиденче тапкыр уздырыла. Телеканалның потенциаль аудиториясе Татарстан белән генә чикләнмичә, Башкортстан, Марий Иле, Мәскәү, Санкт–Петербург, Оренбург шәһәре һәм аларның өлкәләре – 2 миллионнан артык кабельле телевидение абонентын тәшкил итә икән. Журналистлар белән очрашуда  «Барс Медиа» төркеме советы рәисе Камил Гәрәев тә бар иде. «Башкортостанда татарлар башкортлар белән дус яши. Без башкара торган эш халыкны берләштерә» – дип сөйләде ул. 
Премия быел  7 нче тапкыр уздырыла. Узган ел концерт  Татарстан башкаласында «Казан Экспо» мәйданында узган иде. Быелгы чарада артистларга аерым номинацияләр каралмаган, катнашучыларга лауреат дипломы һәм сыннар тапшырылды.
«Премиянең Уфага килүе халыкка гына түгел, телевидение һәм артистлар өчен дә яңалык. Концерт сезоны тәмам булса да, тамашачы билетларны алып бетерде. Бу «ТМТV» каналының дәрәҗәсен дә күрсәтә, – дип сөйләде  Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов журналистларга.  Концерт Айдар Галимов җыры белән башланып, аның җыры белән тамамланды.  Айдар өчен музыкаль премиянең Уфада узуы бик шатлыклы вакыйга булган, ул хәтта бу чара өчен махсус костюм да тектергән.

«Башкортостан» сәхнәсендә чыгыш ясаучылар арасында яңа гына сәхнәгә аяк басучылар белән беррәтән, халык арасында популярлык казанган сәхнә йолдызлары да бар иде. Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар, Рамазановлар, Миңнехановлар, Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев, Радик Динәхмәтов, Ринас Шиһапов, Азалия Вәлиева, Ябай Малай, «Караш төркеме», Эльвин Грей һәм башкалар. 
Эльвин Грей журналистлар белән очрашуда Казан тамашачысына зур рәхмәтен җиткерде. Уфада узган тамашага тормыш иптәшенең дә килүен әйтте.


Уфада «ТМТV» татар музыкаль премиясен тапшыру тантанасы татар һәм башкорт тамашачысы өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Бу матур башлангыч  киләчәктә дә яңа формаларда дәвам итәр, ике милләт халкы арасындагы дуслыкны тагын да ныгытыр дип ышанасы килә.

Видео: Фагыйлә Шакирова

Фото: Раушан

Реклама хокукында

Галерея

Теги: Элвин Грей Айдар Галимов TMTV

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Грей бабайга зйләнгән. Сәхнәгә эленке салынкы чыга, җыр, тексттын яттан белми

      • аватар Без имени

        0

        0

        Грей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.

        Хәзер укыйлар