Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Татарстанның халык артисты Габделфәт САФИН тормышыннан кызыклы 15 факт

1 Авылның беренче баянчысы була...


1 Авылның беренче баянчысы була.


2 Дүртенче сыйныфтан биш чакрымдагы күрше Кырлай авылына җәяү йөреп укый.


3 Укытучылары күбрәк «4+» билгесе куялар.


4 Армиягә бармас өчен, КИСИның «военный кафедра»лы факультетны сайлый.


5 Төзелештә прораб булып эшли.


6 Булачак хатыны Рузиләгә бер күрүдә гашыйк була һәм танышуының өченче көнендә тәкъдим ясый.


7 Фатир алыр өчен Горгазга 5 нче разрядлы слесарь булып урнаша.


8 Гримеркалардагы сүгенүләрне, гайбәт сүзләрне яратмаганга «Солянка» концертларда катнашмый.


9 Җылы ботинкасын көя ашаганлыктан, Уфага чаңгы ботинкаларында гастрольгә чыгып китә.


10 «Голос» проектында җиңгән җырчы Динә Гарипова иң башта Габделфәт Сафин төркемендә җырлап йөри. Аны Зыкина дип йөртәләр.


11 Иң күптиражлы «Акчарлак» газетасын оештыра.


12 Үзенең төзелеш бригадасы бар.


13 Концертларда аңа еш кына Коръән китабы бүләк итәләр.


14 Зәңгәр күлдә коенырга, тау чаңгыларында шуарга ярата.


15 Төрмәләрдә дә чыгыш ясап, зекларны елатканы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар