Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Татар эстрадасының 5 иң кыйммәт костюмы

Билгеле, конфет никадәр тәмле булса да, төргәге матур булып ялтырап тормаса, ул беркемгә дә кирәк түгел. Менә җырчылар белән дә шул ук хәл. Ничек кенә матур һәм моңлы итеп җырламасын, тәүдә тамашачы аның сәхнә киеменә игътибар итә.

 

Билгеле, конфет никадәр тәмле булса да, төргәге матур булып ялтырап тормаса, ул беркемгә дә кирәк түгел. Менә җырчылар белән дә шул ук хәл. Ничек кенә матур һәм моңлы итеп җырламасын, тәүдә тамашачы аның сәхнә киеменә игътибар итә.


Татар эстрадасы җырчылары Россия күләмендә танылу яулаган йолдызлардан бер дә калышмый. Җыр сыйфаты ягыннан да, костюмнар белән дә. Бүген милли эстраданың 5 иң кыйммәтле костюмын барларга булдык.

 

«Татар җыры»нда Элвин Грейның сәхнә киемнәре хакында: «Филипп Киркоровның кечерәйгән костюмнары» дип әйтсәләр дә, ул үзенә һәм җырларына бик килешле образлар сайлый. Җырчының костюмнары хакында аның продюсеры – Александр Слюсаренко безгә бар серләрне дә ачып бирде.



«Elvin Grey кигән бар кием дә – дизайнерлар уйлап чыгарган, оста тегүчеләр ул идеяләрне тормышка ашырган костюмнар. Беренче концерт программасында кигән киемнәре аеруча кыйммәт иде. Мисалга, кызыл чалбарлы костюмын алыйк.  Ул Таиландта тегелде, бу җаваплы эшне Эквадорда яшәүче кутюрьелар Максим Вит һәм Юл Иванчей башкарып чыкты. Ялгышмасам, ул образның бәясе 7-8 мең доллар (400-500 мең сум) иде.

Радик, интервьюларында сөйләвенчә, беренче концерт программасы алдыннан киенгәндә, ул дизайнерларның тәкъдимнәренә шаккатып: «Мин моны ничек киям?» – дигән. Ә хәзер, күрәсең, күнеккән. Хәзер ул хәтта көндәлек тормышта да озын плащлар, сәер чалбарлар киеп йөри.

Андый кыйммәт киемнәрне ничек юалар икән, дисезме?! Җырчының апасы Регина аның костюмнарының тәртибе өчен җавап бирә. Аның сүзләренчә, химчисткаларга йөртергә вакытлары бөтенләй дә юк. Янәсе, гастрольләрдә йөргәндә аларны табып та булмый. Шуңа, ничек туры килә: йә кер юу машинасында, йә кул белән юыла.

 

2016 елда узган «Татар җыры»ның иң кыйммәтле күлмәген хәтерлисезме? Азалия Зиннәтнең 400 меңлек күлмәге хакында тамаша алдыннан ук – матбугат конференциясендә сүз башладылар. Сүз дә юк, бар кешене дә бу сан шаккаттырды һәм аннан күз явын алырлык күлмәк көттеләр. Фестивальдә сәхнәгә кыска кара күлмәк киеп чыккач, тамашачы аптырашта калды. Аның каравы, ул елны Азалия берьюлы ике «барс»лы булды.

 

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем иң кыйммәтле костюмнарын «ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы»на кигән булганнар. Тамашачы ул костюмнарның хакын белмәсә дә, бик сокланып карады, чөнки алар чынлап та матур, тыйнак һәм искиткеч зәвыклы иде. Костюмнар – Россия эстрада йолдызларына да киемнәр тегүче Зарина Бабаджанованың иҗат җимеше. Салават сүзләренчә, костюмнарның кыйммәтлелеге тукымалардан да, беркетелгән Сваровский ташларыннан да тормый. Идея үзе – иң кыйммәтлесе ди ул. Чөнки ул образ кабатланмас булсын өчен, дизайнерларга чынлап та бик озак тырышырга кирәк. Әлеге костюмнарның бәясе – 150 шәр мең сум.

 



Айдар Галимов соңгы «Татар җыры»на кигән костюм – иң кыйммәтлеләрнең берсе. Җырчының директоры Павел Волонихин сүзләренчә, аның бәясе 100 меңнән артып китә. Карап торуга гади генә костюм булып тоелса да, үзегез беләсез, кул эше һәрвакыт кыйммәт бәяләнә. Җырчы белән һәрдаим стилистлар эшли. Көнкүрештә киелгән киемнәре гади кибеттән алынса, концертка дигәннәре – режиссерлар, рәссамнар һәм дизайнерлар белән уртак уйланыла.

Әмма җырчы өчен иң кадерле киеме – ул солдат кителе. Ул аның өендә эленеп тора. Аңа карый да, уй-хатирәләренә чума икән. Тагы берсе – 90 нчы елларда Нью-Йорктан алып кайткан концерт костюмы. Ул дәвер өчен әлеге костюм могҗизага тиң икән. Айдар аны Америкада – махсус концертлар киеме сатыла торган бутиктан сатып алган булган.



 

Гүзәл Уразованың соңгы концерт программасындагы җырларына караганда, костюмнары тамашачыны ныграк сокландыргандыр. Ниндиләре генә юк иде бит?! Хәтта йомшак уенчыклардан тегелгәнен дә кигән иде. Йолдызлы гаилә һәр концерт программасына үзләренең бюджетларыннан берничә миллион тоталар икән. Һәм ул акчаның күп өлеше костюмнар тегүгә сарыф ителә икән. Быелгы концерт программасындагы каурый таҗлары гына ни тора?! Ул таҗлар турында хәтта мәзәкләр дә йөри икән. Янәсе, концерттан соң районда бер әби, югалган тавыгы дип уйлап, ялгыш Гүзәлнең каурый таҗын алып кайтып киткән, ди. Йомырка салмый башлагач, кире китереп биргән икән, ди.




 

Теги: Гүзәл Уразова Салават Миңнеханов Гүзәлем Elvin Grey Айдар Галимов Азалия Зиннат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    гузелнен костюмы ин яхшысы ин шэбе ин кыйммэлесе

    • аватар Без имени

      0

      0

      кыйммэтлесе

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мина бигрэк тэ Гузэлемнен киеме ошады, милли тосмерлэре очен)

        • аватар Без имени

          0

          0

          Астагфирулла........ Фэридэ Кудашеваларнын костюмнары ничэ миллионлык булды икэн?????? Таланты булса миллионнарын чупрэккэ сарыф исраф итмэслэр иде.... Клоунада ....пенсионер татар карчыклары концертка килэм ди бит инде..... Нэрсэ жырлаганнарын да .нэрсэлэр генэ киеп беткэннэрпн дэ куреп анлап бетэлмилэр..... Сэхнэгэ жырчы узен хэм талантын гына алып чыгарга тиеш.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Показуха....... Бразилияга урам карнавалына барсыннар ... Или мактанышсыннар эле менэ: кайсы эртис жырчы купме мохтажга ничэ миллионлык матди ярдэм иткэн . жырлаулары тагын...ташка улчим... Бер куплетны 10 тапкыр кабатлыйлар бит.... Нигэ????? Курэсе дэ ишетэсе дэ килми шундыйларны..

            Хәзер укыйлар