Тагын кайгылы хәбәр
Татар сәнгате зур югалту кичерә... Бүген 76 нчы яшендә атаклы музыкант, җырлар авторы, легендар җырчы Илһам Шакировның легендар баянчысы Рамил Курамшин вафат...
Татарстанның халык артисты, виртуоз музыкант, татарның данлыклы баянчысы Рамил Курамшин зыялы, якты, затлы кеше иде. Татар җыр сәнгатенә зур өлеш керткән олы шәхес. Әле җәй көне, июнь аенда гына аның 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән идек. Аның турында бик матур хатирәләр саклана.
Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында укытучылар гаиләсендә туган Рамил абый күпләр өчен зыялылык, эрудициялелек эталоны иде. Талантлы егет мәктәптән соң 1964 елда Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетына укырга керә, профессиональ баянчы булу теләге аны Казан музыка училищесына алып килә. Студент елларында ук татар халык көйләрен баян өчен эшкәртә, музыкаль пьесалар яза. Ул 20 ел дәвамында атаклы Илһам Шакировның алыштыргысыз баянчысы була. Әлфия Авзалова, Фәхри Насретдинов, Зифа Басыйрова, Габдулла Рәхимкулов, Вафирә Гыйззәтуллиналар белән гастрольләрдә йөри. Ул шәп баянчы, композитор гына түгел, шәп җырчы да иде әле! «Карурман»нарны бөтен бормалары белән башкарган егетне Илһам Шакиров үзе сәхнәгә җырларга чыгара торган була! Милләт өчен армый-талмый хезмәт итүче, күп укый, бар яңалыклардан хәбәрдар Рамил абый редакцияләрнең дә үз кешесе иде. Аны «аяклы энциклопедия» дип йөртәләр иде!
Соңгы вакытта каты авыру белән көрәште. Инфаркт, инсульт кичерде. Үзе артык тыйнак булды. «Олпатлар янәшәсендә кем инде мин? Үлеп китсәм, сизмәсләр дә кебек...» дигән сүзләре искә төшә дә, йөрәк елый...
Рамил абый, сине югалту хәбәре һәр татар кешесе өчен яшен суккандай булды. Татар җыр сәнгате ятим калды. Җырларың-моңнарың өчен, якты күңелең, изгелекләрең өчен рәхмәт сиңа, Рамил абый! Урының җәннәттә булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
30 сентябрь 2023 - 16:51Без именичын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣Ирләрнең дә җаны бар
-
29 сентябрь 2023 - 20:08Без имениСезнен язмаларны укып сокланам.«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»
-
29 сентябрь 2023 - 14:53Без имениБөтенләй бармагыз, кадерегезне белмәгәч. Вакыт күрсәтер, алла тигезли ул. Ирегез әйбәт, шунысына сөенегез. Әнисеннән күрмәгән җылыны бирегез аңа.Ялган ана
-
28 сентябрь 2023 - 19:23Без имениАлла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэКазан кешеләре шундый икән...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.