Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Сөю дуэты: хисләргә дә, җырга да артык сүзләр кирәкми. (Г. Уразова концертыннан соң уйланулар)

Татарстан һәм Башкорстанның иң матур җырчы пары булган Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның «Син минеке» концертына социаль челтәрдә күзгә чалынган менә шушы рилсы өчен бардым. Бу сөюне үз күзләрем белән күрәсем килде.


Татарстан һәм Башкорстанның иң матур җырчы пары булган Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның «Син минеке» концертына социаль челтәрләрдә күзгә чалынган менә шушы рилсы өчен бардым. Бу сөюне үз күзләрем белән күрәсем килде.


Татарстанның халык артисты  Гүзәл Уразова иҗатына мөкиббән киткән кеше түгелмен, әмма бу кечкенә генә видео бөтен күңелне айкап чыгарды. Илдар белән Гүзәлнең бер-берсенә булган мәхәббәте, назы, җылы мөнәсәбәте шуның кадәр нык чагыла бу видеода, хәтта караганда каз тәннәре чыга. Шушы видеоны берничә тапкыр әйләндереп караганнан соң, концертларына барырга булдым. Бу сөюне үз күзләрем белән күрәсем килде. Билетны да беренче рәттән алдым. Бер-берсенә карауларын күрергә кирәк иде. 
 Гүзәл белән Илдар Казана тамашачысыннан өч елга аерылып торганнар. Моңа Гүзәлнең дүртенче баласын алып кайтуы һәм пандемия сәбәпче булган. Тамашачыны, сәхнәне шуның кадәр сагынганнар ки, рәхәтләнеп аралаштылар, рәхәтләнеп рәхмәтләрен әйттеләр. Концерт икесенең дуэтыннан башланды. Ике җыр Һәм беренче тапкыр концертларына килгән кеше буларак, минем йөрәкне яулап та алдылар. Эмоцияләрдән күз яшьләре бәреп чыкты. Бер-берсе арасында булган сөюне сизү шундый рәхәтлек бирде. Ихлас хисләр бик нык сизелә шулай ук. Шуңа да мәхәббәт белән сугарылган җырлары да тамашачылар күңеленә бик тиз юл таба, чөнки алар үзләре дә мәхәббәткә уранып, сөю тулы күңелләре белән яши. Фальшка урын юк монда! (Ярату булмаса, хатын-кыз дүртенче баласын тапмый инде ул.)


 Бу җырчы гаиләдә Гүзәл Уразова талантлырак, моны Илдар аңлый, хәтта горурлана да кебек тоелды. «Гүзәл булмаганда баш иеп калыйм әле», «Миңа Гүзәлдән калган алкышлар инде», дип куюы да, көнләшү кебек түгел, ә горурлык кебек кабул ителде. Иренең хатынын шулай күтәрүе бик нык хөрмәткә лаек. Гүзәл – чынлап та талантлы, көчле тавышлы җырчы. «Кирәк» дигән җырын башкарганда бөтен тавыш мөмкинлекләре чагылды кебек. Бу җыр кабат эмоцияләр бураны кузгатты. Халык яраткан җырлары белән куандырды ул.


 Дистә еллар башкарган «Ромашкалар» җырын да җырлады. Аны тамашачылар да сораган иде. «Алла Пугачева гомере буе розалар турында җырлый, синеке ромашкалар булыр, җырла, диде Илдар», – диде ул. Концерт матур җырлар белән сугарылган иде.

 Чыңгыз Айтматов әйткәнчә, җырчы сөйләшә башласа, җыр үлә. Менә шундыйрак була язды  бу концертта. Илдар Хәкимов җырлады да, концерт алып барырга да тырышты. Әмма бик уңышсыз килеп чыкты. Тапталган анекдотларны үз гаиләләренә күчереп сөйләве (шуны да әйтергә кирәк, сөйләм куәсе юк диярлек), хәтта билдән түбән төшкән фикерләр ычкындыруы концертның ямен бетерә язды миңа калса. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов инде татар эстрадасында шуның кадәр югары дәрәҗәдә, аларга Фирдүс Тямаев кебек «свой парень» булырга кирәкмидер дә. Тямаев сәхнәгә башта ук шулай килеп керде, Ә Гүзәл Уразова әле җырчы белән тамашачы арасында чикләр булган вакытта халыкка танылды. Ә ул чик бик кирәк. Халыкны тәрбияләр өчен.

Онытмаган булсак сәнгатьнең бит миссиясе дә шул. Кызганыч, соңгы елларда социаль челтәрләр ул чикне сызып ташлады да, сәхнәдәге җырчылар тамашачының күршесенә әйләнде. Ә күршегә, гадәттә, сокланмыйлар, аның белән ярышалар (бигрәк тә бездә, татарларда). Гүзәл белән Илдарга анекдот сөйләмичә, икесе генә чыгып басып җырлап концерт кую да җитә кебек. Артык сүзләр нәкъ менә алар концертында чынлап та артык. 
 Камералы концерт куйсалар, тагын барыр идем дигән уй китмәде. Менә шулай итеп күрәсем килде аларны: җыр һәм шигырьләр белән. Һәм, әлбәттә, кызлары Камилә! Камиләнең концертта дебюты булды дип аңладым. Ул әнисе белән «Яңгыр» җырын башкарды. Ипле, тыныч, матур тавышлы Камилә күңелне яулады. Афәрин аңа! 

 



Концертка күптән йөрмәгән кеше буларак, тамашачыларны да күзәтеп утырдым. Гүзәлне, нигездә, парлы кешеләр ярата икән. Моны аңларга да була. Парлы кеше бәхетен парлы кешеләр генә аңлый. Балалы кешеләр күп килә икән. Бик күп балалар чәчәк менгерде, әниләре сәхнә читеннән баласын җырчы белән фотога төшерде. Балаларны сәнгатькә якынайту – әйбәт гамәл, билгеле. Әмма концертка барганда әдәп-әхлак кагыйдәләрен онытмасак иде. Бала бөтен кешенеке кадерле. Сүз дә юк! Аның күңелен ачтырасы килә! Шуңа да тәнәфес башланып, пәрдә ябылгач, бер көтү бала сәхнәгә менеп йөгерешә башлады. Сәхнә биек, тирә-ягы тулы ут, тавыш җайланмалы өчен үткәргечләр. Кайсысы шуңа уралып егылыр микән дип куркып утыручы бер мин генә булдым бугай. Сәхнә буйлап йөгергән балага бер ана да килеп «төш» димәде. Ә сәхнә йөгереп йөри торган уен мәйданчыгымы?!

Ярый тәнәфестә йөгерде дә ди. Балалар бит, сөякләре кычыта торган вакыт. Бу балалар концерт ахырына кадәр түзеп утыра алырлар микән дип уйлаган идем. Утыра алмадылар. Соңгы ике җыр җырланганда кеше балаларының сәхнә белән минем арадагы сумактан, кычкыра-кычкыра йөгереп йөрүләрен карап утырырга туры килде. Гадәттә, концертта соңгы җыр бөтен җыелган хисләрдән фейерверк ясый. Ә минем фейерверк булмады. Минеке генә түгел, беренче рәттә утырган бөтен тамашачының күңеле кителеп калгандыр кебек тоелды.

Мөхтәрәм җәмәгать, концертка балаларыгыз белән барасыз икән,  бала рәт арасы буйлап чабып йөрмәсен иде. Кеше, хәләл акчасына билет алып, сезнең баланың акырып чабып йөрүен карарга түгел, җыр тыңларга килә концертка. Шундый гап-гади әдәп кагыйдәләрен белмәгән тамашачыны камералы концертлар белән кызыксындырып булулары, ай-һай.

Концертларга күңел ачарга түгел, рухи байлык тупларга йөрсәк иде. Җырчылар сәнгатьнең төп функциясе әнә шул икәнен дә онытмасыннар иде. Ә Гүзәл Уразова чынлап та җырлары, башкаруы белән күңелне баетты. Рәхмәт, аңа!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дэ булдым, бал май эчтем дип бетэ татар экиятлэре. Ул Ильдарнын Тямаев булырга тырышканын, бер оерем балаларнын (кимендэ бер 20-25 бала) акрып чабып йорулэрен (ул акырыштан сэхнэ янындарак утыручылар икенче олештэ жыр тынлаудан мэхрум булдылар), барысында курдем ишеттем, куптэн татар концертына йоргэнем юк иде, тагын шул хэтле бармаслык булып кайтып киттем. Гузэл Уразованын чишмэ кебек чылтрап аккан тавышын тынлап жыр бэйрэме булырга тиеш концерт, жен туена эверлдедэ куйды шундый килешмэгэн сузлэр сойлэу, эдэпсез тамашачыларнын сэхнэгэ чыгып эйбер талаулары хэм нэрсэ эшлэгэннэрендэ анламаучы балалар аркасында. Атристлар концертлары хэм кыламышлары белэн тэрбия бирэсе урынга, тубэнгэ тошеп дэрэжэлэрен тошермясеннэр иде шул.

    Хәзер укыйлар