Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Сәйдә Мөхәммәтҗанова кемне сагына?

Сәйдәбез буй җиткән икән ләбаса! «Голос» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанованың «Кайтуыңны сагынырмын» дигән яңа клибын күргәч, мөгаен, күпләр шулай уйлап куйгандыр.

Сәйдәбез буй җиткән икән ләбаса! 
«Голос» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанованың «Кайтуыңны сагынырмын» дигән яңа клибын күргәч, мөгаен, күпләр шулай уйлап куйгандыр. 
Безнең Сәйдә чибәр, сылу, зифа туташ булган! 
Ә бу үзенчәлекле клипта ул, чыннан да, туташ булып уйный. Клипның тарихы турында Сәйдә үзенең Фейсбуктагы битендә дә язды. 
Аның әйтүе буенча, клипның идеясе – Миләүшә Сибгатуллинаныкы. Ә клипның нигезендә Фатих Кәриминең «Морза кызы Фатыйма»дан алынган сюжет ята. Исегездә булса, бу әсәр язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, нәшир Исмәгыйль Гаспринскийның әти-әнисенең мәхәббәт тарихы турында. Гаспринскийның әтисе – ярлы бакчачы егете, ә әнисе – морза кызы Фатыйма була. Тормышта алар, кавышып, бәхетле гомер кичерәләр. Ә клипта бер-берсен яраткан яшьләр бергә була алмыйлар... 
«Без бу клип аша халкыбызның бай тарихын күрсәтергә тырыштык», – ди Сәйдә. 
Наил Касыймов сүзләренә композитор Луиза Батыр-Болгари иҗат иткән бу җырны сез, әлбәттә, хәтерлисез. Аны инде моңарчы Хәмдүнә Тимергалиева да, Венера Ганиева да, Рамил Миндияр да башкардылар. Ә Сәйдә җырлаганы – башкачарак. Тавыш режиссеры, аранжировка остасы Искәндәр Мостафин аңа яңа сулыш өргән. «Кайтуыңны сагынырмын»га яңа сулыш керткәннән соң аны Искәндәр абый иң беренче миңа тәкъдим итте, моның өчен аңа бик зур рәхмәт», – дип яза Сәйдә. 
Клипта төшкән артистларны, әлбәттә, танырсыз. 
Әти ролендә – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Морзаның хезмәтчесе, гашыйк егет ролендә – Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров. 
Җыр беренче мизгелдән үк сине әсир итә. Сәйдә беренче сүзләрне җырламый, пышылдап кына әйтә. Шундый назлы итеп, яратып, сагынып... Аның башкаруында бу җырны белгечләр «татар музыкасы тарихында яңалык», диләр. 
Ә хәзер җырны тыңлыйк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Башымдагы чэч топлэренэ кадэр тибрэнеп,барлык тэнемдэ бала йоннары кабарды. Бер жыр да бодай тээсир иткэне юк иде. Инде ничэнче кат тын,лыйм. Искиткеч тавыш,мон,!!!

    Хәзер укыйлар