Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Шаккаттырдылар

Быелгы елны коронавирус белән генә истә калдыру дөрес булмас. Татар дөньясында, республикада безне шаккаттырган, сокланырга мәҗбүр иткән вакыйгалар да булды. Барлап карыйк.

Быелгы елны коронавирус белән генә истә калдыру дөрес булмас. Татар дөньясында, республикада безне шаккаттырган, сокланырга мәҗбүр иткән вакыйгалар да булды. Барлап карыйк. 


Армиядә ике аягын югалтып та сынмаган, үзен тапкан Уфада яшәүче танылган татар блогеры Рөстәм Нәбиев үз рекордын куйды.  Бары тик ике кулында Россиянең иң биек тавы – Эльбруска күтәрелде. Ул бу рекордын  ике кызына багышлады.

Татарстанның атказан артисты Динә Гарипова кеше хокуклары турындагы фильмнарга багышланган "Сталкер" халыкара фестивальдә татар халык җыры "Ай, былбылым"ны башкарып, премия алды. Исегездәдер, бу җыр Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча төшерелгән "Зөләйха" фильмына саундтрек итеп язылган иде.

Минзәләдән 14 яшьлек Данила Новиков НТВ каналындагы  «Син супер!» тапшыруында финалга чыкты. Даниланы әбисе тәрбияли. Әнисе юл фаҗигасендә һәлак булган. Данила бу җиңүен әбисенә багышлады.

Казанда Марсель Мәхмүтов һәм Ләйлә Сәлахетдинова төшергән «Плацебо» фильмы Италиядә узган халыкара кинофестивальдә катнашып, «Иң яхшы тулыметражлы фильм» номинациясендә җиңү яулады.

Олимпия чемпионы Алина Заһитованың ярыш өчен бозга чыкмаганына инде елдан артты. Әмма барыбер ул Россиянең төп фигуристкасы булып кала килә. Быел ул ВЦИОМ (Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге) сораштырулары буенча ел спортчысы итеп билгеләнде. Алина чыгыш ясамыйча да, Россиянең 5-топ спортчысы исемлегенә керде. Ул шулай ук танылган алып баручыга да әйләнде – федераль каналда чыгучы «Ледниковый период» шоуын алып баручыларның берсе. 


Тагын бер спортчы татар кызы сокландырды. Камилә Вәлиева 2020 елда фигуралы шуу буенча юниорлар арасында Дөнья чемпионы булды.  Таллинда узган ярышлар вакытында ул 227,3 балл җыеп, дөнья рекорды куйды.  Хәзер яшь сопртчыны 2022 елда Пекинда узачак Олимпия уеннары фавориты итеп күрәләр.

 

 Коронавирустан үзизоляциядә утыру  – блогерлар  санын арттырды. Бик күпләрнең актерлык осталыгы ачылды. Яңа талантлар барлыкка килде.  Шоумен Рамил Шарапов Шарабҗан образы тудырып, халык мәхәббәтен яулады. Аның ил-көндә барган хәлләрне «чеметкән» Шарабҗаны  бик күпләрнең мессенджерына килгәндер.    Хатын-кызлар арасында блогер Айназ Габидуллина танылды. Ул иҗат иткән Мөнирә образын да халык үз итте. Бик күпләр авылдашларын, туганнарын таныды.

 

         

Җырчы, шоумен Данир Сабиров  быел тик-ток яулау белән мәшгуль булды. Моны ул кызы Мәрьям белән белән башкарды. Алар күпләрне сокландырып  әтиле-кызлы төрле биюләр биеп тагын да күбрәк танылу яуладылар. 

Башка җырчылар да тик ятмады. Быел эстрадада концерт куюлар булмагач, артистларга өйдә утырырга туры килде. Алар мәҗбүри ялларын бик уңышлы файдаланды. Татар җырчылары арасында – бэби-бум! Ландыш Нигъмәтҗанова дүртенче баласы – Каюмны алып кайтты. Гүзәл Уразова да тиздән  дүртенче баласын табачак. Җырчы Алсу Фазлыева,  алып баручы Зәмирә Рәҗәпова өченчеләрен, Зинира Рамазанова икенче баласын  көтә. 


Балалар туа икән, димәк, дөнья хәлләре күпләр уйлаганча фаҗига алдында басып тормый әле. Һәр бала дөньяга култык астына икмәк кыстырып туа, диләр. Киләсе ел уңышлы булсын. Балалар туа торсын! Үсеп безне шаккатыра торсыннар! 
Фотолар геройларның инстаграм битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар