Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Рөстәм Нәбиев тау башында әнисен искә ала

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев моңа кадәр дә кулларында гына тауга менгән иде. Батыр яңа рекорд куйды.


Танылган блогер Рөстәм Нәбиев моңа кадәр дә кулларында гына тауга менгән иде. Батыр яңа рекорд куйды.


 Ул Манаслу тавының иң биек ноктасына менде. Бу хакта инстаграм битендә «Бик азлар гына ышанды, әмма мин аны эшләдем», – дип шатлыгы белән бүлешә. 
Рөстәм 8163 метр биеклеккә кулларында менә. «Замана альпинизмы тарихының яңа битен яздым. Сигез мең метр биеклеккә кулларында гына күтәрелгән дөньяда беренче кеше мин», – ди ул. 


Ул бу батырлыгын әнисенә багышлый.  «Әни, мин сине яратам», – дип яза ул.
Рөстәмнең әнисе моннан 28 ел элек фаҗигале төстә якты дөнья белән хушлашкан. 


 Блогер әнисен хәтерләми. Аны апасы тәрбияләп үстергән. Әмма ул әнисен кем үтергәнен белеп үскән. «Әти. Үзе әйтүенчә, әнине үтергәндә ул аффект хәлендә булган. Аңа әни хакында нидер сөйләгәннәр. Әнине буып үтергән», – дип сөйләде Рөстәм бер әңгәмә вакытында. Ул әтисен гафу иткән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар