Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин: «Туктап уйланырга вакыт булды» 

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән җәһәт әңгәмә эшләп, узган елга нәтиҗә ясавын һәм яңасына планнары белән уртаклашуын сорадык. 

Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән җәһәт әңгәмә эшләп, узган елга нәтиҗә ясавын һәм яңасына планнары белән уртаклашуын сорадык. 

– Ришат, узып киткән ел сиңа нинди сабак бирде? Елның иң зур табышлары һәм югалтулары дигәндә нинди вакыйгаларны атар идең? 
– Узган ел туктап уйланырга вакыт бирде. Монысын мин зур табыш дип әйтер идем. Аннан соң, башка елларга караганда, күбрәк өйдә, якыннарым янында булдым. Ә югалту дигәндә, көчле музыкант, төркемебезнең горурлыгы Айнур Фатыйхов мәрхүм булды. Бу, чыннан да, бик зур кайгы.  

– Бүген Айнурның гаиләсе белән аралашып торасызмы? Әти-әнисе дә хастаханәдә иде. Бүген аларның хәле ничек? Төркемегезгә яңа музыкант алдыгызмы әле? 
– Айнурның әтисе Халит абыйга шалтыратырга тырышам. Саулыклары азрак яхшырды, ләкин сүз дә юк, кәефләре башка инде. Айнур һәрвакыт безнең белән: күңелдә дә, сәхнәдә дә. Безнең хәлне аңлап, төркемебезгә Ренат абый Вәлиев ярдәмгә килде. Зур рәхмәт аңа. 

– Үзең коронавирус белән авырмадыңмы соң? 
– Авырдым, ләкин Аллага шөкер, ул җиңелчә формада гына узды. Температура гына булды.   

– Иҗатта да яңалыкларың бар. Аларын да күзәтәбез. Шәхсән үзем сине яңа яктан ачтым. Үз юлын тапкан Ришатның төрле телләрдә, төрле стильдә җырлар башкаруын ничек аңларга: эзләнүме, яңалыкмы, экспериментмы бу? Халык әлеге иҗади яңалыкларны ничек кабул итте? 
– Әйе, моны эзләнү дип тә, эксперимент дип тә әйтергә мөмкин. Халык төрек телендәге каверны яратып кабул итте, чөнки безгә төрек стиле таныш та, охшаш та. Башка яңалыкларга килгәндә, минем канат астында хәзер Камал исемле яшь жырчы чыгыш ясый. Менә шушы пандемия вакытында аның белән дә шөгыльләнәм. Һәм Камал минем концертларымда да катнаша. Аны шул рәвешле халыкка тәкъдим итәм.  

– Тоташ ничә ай дәвамында тамашачы каршында гадәти форматтагы концертлар белән чыгу мөмкинлеге булмады? Авыр булдымы? Бу  вакытта төркемеңне таратмадыңмы? 
– Февраль аеннан бирле бүгенге көнгә кадәр дисәң дә була. 17 сеннән тагын башлап карыйбыз. Төркемне таратмадым, киресенчә, тулыландырдым гына. Әйе, җиңел түгел. 

– Күп кенә җырчылар, илдәге вазгыятькә бәйле рәвештә, үзләрен башка өлкәдә сыный башладылар. Синдә дә андый теләк тумадымы? 
– Мин сәнгатькә гашыйк. Артист булгансың икән, ниндидер пирамидада эшләү килешми дип уйлыйм. Коллегаларым гафу итсеннәр. Бу – фәкать минем генә фикер. 

– 2021 елга нинди планнар корасың? Иң зур теләгең нинди?  
– Планнар изгедән һәм алга таба тагын да яхшырак, җайлырак, әйбәтрәк булсын, дип телим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар