Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Рәфинә Ганиуллина: “Без бала чакта бөтен нәрсә “тәмле” һәм тансык иде”

Билгеле булганча, җырчы Рәфинә Ганиуллинаның әнисе Зөлфия Мансур биш кызны авырлык белән ялгызы гына тәрбияләгән...


Билгеле булганча, җырчы Рәфинә Ганиуллинаның әнисе Зөлфия Мансур биш
кызны авырлык белән ялгызы гына тәрбияләгән. Кызлары һәрвакыт искәрткәнчә, әни
кешегә ничек кенә авыр булмасын, бервакытта та сер бирмәгән, “балаларым” дип
яшәгән. Кызларның иң өлкәне Рәфинә менә шундый җылы истәлеге белән уртаклашты.

 


– Ел саен каникулларда, әниебез без – биш кызны, Казан чыршысы карарга алып килә иде, – ди ул. – Иң элек ярты автобусны тутырып авылдан Арчага киләбез, аннары электричка белән Казанга. Компрессор станциясендә төшеп, 5 нче трамвайга төяләбез дә, Карл Маркс урамында яшәүче туганнарыбызга кереп тулабыз. Чәйләп, тамак ялгап алганнан соң җәяүләп кенә НКЦ янындагы үзәк чыршыга барабыз. Ниһаять, без чын чыршы тирәсендә чын кешеләр булып йөрибез! Атлар, понилар, баллы мамык, дөя дә бар хәтта – болар барысы да түләүле, без сорамыйбыз, чөнки әнидә акча юк икәнен беләбез.
Сеңлем Резеда кечкенәдән үк атларга гашыйк булганга күрә, атта йөрергә теләк белдерде. Бер әйләнеп чыгу – 20 сум. Əни белә: беребез утырса, барыбызга да кирәк, шуңа күрә риза түгел. Алай да Резеда «җиңде», хәйран гына елап әнинең күңелен эреткәч, өлкән кызлар буларак, безнең икебезгә атка атланып берәр түгәрәк ясарга рөхсәт булды.
Кабат шушы маршрут буенча авылга кайтып китәбез. Анда безне торбадагы су катмасын дип, «фитильгә» куеп киткән салкынча өебез һәм Мырауҗан исемле песиебез сагынып көтеп тора...
Без балачакта бөтен нәрсә «тәмле» иде, тансык иде, шуңа күрә кадере бар иде.. Бу хатирәләр өчен без әниебезгә бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ии

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бэхетле эни,сокланам мин ана.Ялгызы биш кызын да акыллы,тэрбияле итеп устергэн.Ничек авыр булса да балаларын да ташламаган,бер баланы да карый алмаучы энилэр бар,э монда бишэу.Аларны ашатырга,киендерергэ дэ кирэк.Э кызлар молодцы,бик тырышлар.Бэхетле булсыннар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сабыр тобе сары алтын

        Хәзер укыйлар