Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Рената Тей: “Бер ел туктаусыз еладым”

2019 ел ахырында җырчы Рената Тейның ире Сәгыйрь коточкыч юл һәлакәтенә юлыккан иде...

2019 ел ахырында җырчы Рената Тейның ире Сәгыйрь коточкыч юл һәлакәтенә юлыккан иде. Ул вакытта табиблар ирнең исән калуына шик белдерсәләр дә, кечкенә адымнар белән булса да, Сәгыйрь алга атлый. Сәламәтлегендә дә уңай үзгәрешләр бар. Шушы көннәрдә Рената Тей иренә тернәкләнү узар өчен кабат ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать итте.       

Рената, ирегезнең хәле ничек?  

– Бүгенгә Сәгыйрьнең хәле тотрыклы. Әлегә ул хәрәкәтләнә, йөри, утыра, үзе кашык тотып ашый алмый.     
Кыскасы, нәрсә генә эшләсәк тә, безнең ярдәм кирәк.  

Сәгыйрьне карарга ярдәм итүчегез бармы? Һәрвакыт янында гына да була алмыйсыздыр бит? Андый вакытларда Сезне кем алыштыра?  

– Төп ярдәмчем – иремнең бертуган абыйсы. Ул тәүлегенә 24 сәгать аның янәшәсендә. Сәгыйрь үзе хәрәкәтләнмәгәч, күтәреп утыртырга, яткырырга кирәк. Бу очракта көчле ир-атның ярдәменнән башка берничек тә булмый.     

Улыгыз да кечкенә бит әле. Ул әтисенең авыруын ничек кабул итә? 

– Улыбызга быел 9 яшь тула. Ул бик нык әтисенә бәйле бала. Алар гел бергә иделәр. Шуңа күрә балага авария турында тиз генә әйтмәдек. Алты ай тирәсе сиздермәскә тырыштык. Әтисе турында сораганда: “Әтиең еракка эшкә китте”, – дип әйтә торган идек. Беренче тапкыр күрешкәндә улыбыз әллә нәрсә аңламаган кебек тоелса да, өйгә кайткач: “Минем әтием гел шундый булып калачакмы?” – дип ярсып елады. Аңа да бик авыр. Ләкин әтисе янында хис-кичерешләрен күрсәтмәскә тырыша.   

Читтән караганда үзегез дә бик сабыр, көчле ханым. Авыру ирегезне карау белән бергә, тормышны да алып барырга кирәк бит әле. Бик авыр чакларда каян көч аласыз?      

– Күпләр мине шулай ди. Тик чынлыкта авыр чаклар бик күп була. Төшенкелеккә дә еш биреләм. Яшермим, мин бер ел туктаусыз еладым. Тормыш беткән кебек тоела иде. Хәзер дә елыйм, тик күрсәтмәскә тырышам. Төннәрен мендәр кочаклап күз яше түгәм.  Ничек кенә авыр булса да, ирем һәм балам хакына алга барырга кирәк. Ә көчне мин уңышлы кешеләр белән аралашудан алам.  Соңгы вакытта китаплар күп укыйм, вебинарлар тыңлыйм, күп эшлим. Әлбәттә, мине улым һәм музыка канатландыра.  

Җырчының тормышы һәрвакыт күз алдында. Хәлегезне, күңел халәтегезне аңламаучылардан авыр сүзләр ишеткән чакларыгыз бармы?  

– Андыйлар да бар. Әйтерсең, тормышымда авырлык булгач, мин гел елап кына йөрергә тиеш. Инстаграмга чыгып, елап утырсам, “мескенләнә” диярләр иде әле.. Ләкин шулай да ярдәм итүчеләр, изге теләкләр теләүчеләр, догада булучылар барыбер күбрәк. Андый кешеләр миңа көч бирә, канатландыра. Мондый чакларда: “Бу кайгым белән мин ялгызым гына түгел бит әле”, – дип уйлыйм. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч тә, халыкның бик нык булышлыгын тойдым, күрдем. Һәркайсына башымны иеп рәхмәт әйтәм. Тазалык – иң зур байлык. Үзегезне яратыгыз, бер көнлек дөньяда яшибез. Дөньяның һәм янәшәдәге кешеләрнең эчке һәм тышкы матурлыгын күрә белегез! Тормыш – мизгел. Иртәгә ни буласын беркем дә әйтә алмый.        

​  

Р. S. Без исә Сәгыйрьнең тизрәк савыгып, аякка басуын, элеккечә үк гаиләсенә терәк булуын телибез. Ә инде аңа ярдәм итәргә теләүчеләр 2202 2022 7242 5152 һәм 5559 4941 7755 9456 счетларына хатыны Сәмигуллина Рүзилә исеменә акча күчерә ала.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар