Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ренат Ибраһимов Мәскәүдә җирләнәчәк

РСФСРның халык артисты Мытищи зиратының мөселманнар өлешендә җирләнәчәк.


РСФСРның халык артисты Мытищи зиратының мөселманнар өлешендә җирләнәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар халкының яраткан җырчысы  кичә, 14 май көнне, 75 нче яшендә вафат булды.

Ренат Исламович “Кышкы бакчалар” дип аталган коттедж бистәсендәге йортында яшәгән. 14 майда кичке алтынчы яртылар тирәсендә ул үзен начар хис итә һәм кинәт аңын югалта. Туганнары “ашыгыч ярдәм”  чакырта. Алар кулдан килгәннең барысын да эшли, реанимация бригадасы да килеп җитә... Ләкин җырчының гомерен саклап кала алмыйлар. Ул,  хастаханәгә барып җитә алмыйча, «ашыгыч ярдәм» машинасында җан бирә.

Ренат Ибраһимов  белән хушлашу бүген –  15 майда, Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәңге яшәр кебекләр ,ә ходай үзенчә.Авыр туфрагы җиңел булсын!

    Хәзер укыйлар