Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Рамил ЗАКИРОВ: "Яшереп йөрүнең мәгънәсе юк!"

"Тик син генә", "Эх, дәрт бар иде" кебек популяр җырларны башкаручы Рамил Закиров өйләнде. 30 сентябрь көнне ул Чаллы кызы Илүзә белән никах укыткан.

"Тик син генә", "Эх, дәрт бар иде" кебек популяр җырларны башкаручы Рамил Закиров өйләнде. 30 сентябрь көнне ул Чаллы кызы Илүзә белән никах укыткан.

- Моңа кадәр сөйгән ярым барлыгын яшердем, йөрәгем буш дип әйтеп килдем. Ләкин никахлашкач, ягъни тормышымның яңа этабына аяк баскач, яшереп йөрүнең мәгънәсен күрмим. Бала тугач, баланы да яшереп булмый бит инде. Илүзә белән 3 ел буе очрашып йөрдек. Икебез дә Чаллыдан, никахыбыз да Чаллыда узды. Мәҗлескә иң якыннарыбызны гына чакырдык. Илүзә - гаиләдә олы бала, сеңлесе бар. Тормыш иптәшем миннән 5 яшькә кечерәк, Казанда татар журналистикасы факультетын тәмамлады, - дип сөйләде Intertat.tatar хәбәрчесенә Рамил Закиров.



Яшьләр туйны җәйгә калдырган. "Ширбәт аен ике тапкыр үткәрербез, мөгаен. Туйга кадәр дә, туйдан соң да диңгез буена ял итәргә барырга телибез, Алла теләсә", - диде җырчы. 

Рамилгә Илүзәнең ир-атны хөрмәт итүе, гаиләдә баш итеп күрүе, беренче урынга куюы ошаган. 



"Илүзә - сабыр холыклы, мине аңлый, ихтирам итә", - ди Рамил.

Яшь пар Закировларны котлыйбыз, гаилә бәхете, сәламәт балалар телибез!

чыганак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/ramil-zakirov-yasherep-y-r-ne-m-gn-se-yuk-/

Теги: Рамил ЗАКИРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар