Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанованың гаиләсе ишәйгән?!

 Эстраданың яшь җырлы-моңлы гаиләсе Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова Казанда фатир алган. Бүген алар яңа фатирларына күченү белән мәшгуль.

 Эстраданың яшь җырлы-моңлы гаиләсе Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова Казанда фатир алган. Бүген алар яңа фатирларына күченү белән мәшгуль.

Халыкта “Йортка иң беренче песи кертсәң, нигезең тыныч булыр”, дигән ышану бар. Рафил белән Эльмира да фатирларына иң беренче булып песине кертергә уйлый. “Мин Рафилгә караганда, хорафатларга күбрәк ышансам да, фатирыбызга песи кертү идеясен ул тәкъдим итте. Песине шәһәр читендә яшәүче туганнарыбыздан алып тордык. Үзебезгә алып килгәч, куркып калды, өйгә керергә кыймады. Әнием сөйләвенчә, песи кайсы урынга барып ята, өйдәге иң тыныч урын шул булачак, ягъни йокы бүлмәсе шунда булырга тиеш. Ләкин песиебез туп-туры аш бүлмәсенә кереп китте. Мөгаен, фатирдагы иң тыныч урын шулдыр”, - дип сөйләде Интертатка Эльмира.

              

Яшь гаилә фатирны Казанның “Азино” микрорайонында ипотекага алган. “Фатирда ремонт ясалган, чиста, якты. Хуҗасы хәтта кайбер җиһазларны да калдырды. Сүз уңаеннан, бу фатирның хуҗасы әниемнең якташы булып чыкты. Ул – Чувашия Республикасының Озын Куак авылыннан. Күченү мәшәкате - рәхәт, әлбәттә, тик киемнәребез бик күп, аларны ташый-ташый арып беттек”, - диде җырчы.

Рафил белән Эльмираның өйләнешүенә әле күпме генә вакыт үтте, инде яшьләрне “кайчан гаиләгез ишәя?” кебек сораулар биреп аптыралар икән. “Менә мәчеле булдык, гаиләбез ишәйде!” – дип белдерде уены-чыны белән бергә Эльмира Гыйльфанова. 

 

чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар