Әнвәр Нургалиев тормышыннан кызыклы фактлар

Бүген Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевнең туган көне. Җырчыны туган көне белән тәбрикләп, аның тормышыннан берничә кызыклы фактны тупладык.
Әнвәр Нургалиев 1974 елның 28 гыйнварында Башкортстанның Әлшәй районы Әүрезтамак авылында биш балалы гаиләдә туа. Әти-әниләре – Мәрвәр абый белән Нәсимә апа гап-гади колхозчылар була.
Башлангыч белемне Әнвәр рус телендә ала. Аннары аны татар мәктәбенә күчерәләр. Татарча укып китүе булачак җырчыга шактый авыр бирелә.
Бала вакытыннан ук җырларга яратса да, укыган вакытта табиб булырга тели. Телевизорлар ремонтлаучы булырга да кызыга. Әнисе: «Дәртле кеше бәхетсез була», – дисә дә, аттестат алганнан соң Әнвәр Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Аннары сәнгать академиясен тәмамлый – опера җырчысы булырга укый.
Әнвәр Нургалиев югары белемле юрист та. Сәнгать белән бергә параллель рәвештә хокук фәннәрен дә өйрәнә ул.
Татар тамашачысына Әнвәр Нургалиев «Соң дисең микән?» дигән җыр белән таныла. Әлеге җырны аңа «миңа бармады», дип, Илшат Яппаров дигән җырчы бирә. Ә менә үзенең визит карточкасы дип Әнвәр «Кочаклама яратмыйча» дигән җырны атый. Шулай да үзен иң биек үргә күтәрәчәк җырын әле җырланмаган дип саный.
Әнвәр Нургалиев тамашачыларының 90 проценты – хатын-кызлар. Еш кына аны татарның Стас Михайловы дип тә атыйлар. Икенче Салават дип йөртүчеләр дә бар.
Җырчы карьерасын ул 1999 елда – «Ихлас–Моң» төркеме белән башлап җибәрә. Берара бик популяр булган әлеге төркем озак яшәми, тарала. «Ихлас–Моң»ны Әнвәр җырчы булып китүендә бер трамплин булды дип саный.
Хатыны Иринаның әтисе кызының Әнвәр белән очраушын башта хупламый. Егетнең җырчы булуы ошамый аңа. Бервакыт сөйгәне янына килгәч, Әнвәргә хәтта шкафка качып, 40 минутлап утырырга да туры килә. Ләкин соңыннан бабай белән кияүнең аралары җылына. «Әтием кебек якын булды», – ди кайнатасы турында җырчы. Ирина белән алар 1995 елдан бергә. Бүген инде Әнвәр белән Ирина гаиләсендә Рафаэль һәм Элина исемле егет белән кыз үсеп җиткән. Рафаэль – юрист һөнәрен үзләштерә, гитарада уйный. Ә Элина бию белән шөгыльләнә, «Мираж» ансамблендә чыгыш ясый. Ләкин әтиләре аларның үз язмышларын сәхнә белән бәйләвен теләмәвен белдерә.
Нинди генә бәя тәкъдим итсәләр дә, Әнвәр Нургалиев 31 декабрь һәм 8 Март көнне беркайда да чыгыш ясамый. Бу ике көнне ул тулысы белән гаиләсенә генә багышлый. Гомумән, җырчы өчен гаиләсе беренче урында.
«Үз гомеремдәге иң зур үкенечем – әниемне тиешенчә җирли алмавым», – ди ул. Нәсимә апа 2020 елда – коронавирус аркасында кешеләр изоляциядә утырырга мәҗбүр булган вакытта вафат булган иде. «Әнисенә коронавирус йоктырды, дип, мине ул вакытта күпләр ачуланды. Әнине озату өчен качып кайтырга туры килде. Авыру йоктырды дип әйтмәсеннәр дип, читтә генә тордым. Караңгыда җирләдек», – дип искә ала ул авыр көннәрне җырчы. Табиблар соңыннан Нәсимә апаның баш миенең ишемиясеннән дөнья куюын ачыклый.
Казанда Әнвәр Нургалиевның тагын бер «әни»се яши. Беренче концертларын оештыручы Флюра ханым Дәүләтшинаны ул, якын итеп, әнкәм дип йөртә.
Әнвәр Нургалиевнең үзенчәлекле хоббие бар. Ул – борынгы әйберләр җыя. Үзе үскән өйнең копиясен торгызырга хыяллана. «Үзем хәтерләгәндә, шул өйне кабат торгызасым килә», – ди ул. Хыялын тормышка ашырырга көче һәм акчасы җитсә, әлеге музейга теләге булган һәркем бушлай керә алачак.
Әнвәр Нургалиевкә үзенең гадилеге һәм беркатлылыгы ошамый икән. «Кешеләр моннан файдаланырга омтыла. Холкымның шушы сыйфатын үзгәртер идем», – ди җырчы.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
30 сентябрь 2023 - 16:51Без именичын татар комментарие: хәтәр булган икән"🤣🤣🤣Ирләрнең дә җаны бар
-
29 сентябрь 2023 - 20:08Без имениСезнен язмаларны укып сокланам.«Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим...»
-
29 сентябрь 2023 - 14:53Без имениБөтенләй бармагыз, кадерегезне белмәгәч. Вакыт күрсәтер, алла тигезли ул. Ирегез әйбәт, шунысына сөенегез. Әнисеннән күрмәгән җылыны бирегез аңа.Ялган ана
-
28 сентябрь 2023 - 19:23Без имениАлла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэКазан кешеләре шундый икән...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.