Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Әнвәр Нургалиев: «Мин бу көнне бер ел көттем»

Узган елның апрель ае җырчы Әнвәр Нургалиев гаиләсенә бик зур кайгы алып килде. Җырчының әнисе Нәсимә апа Уфада –  Республика клиник хастаханәсендә вафат булган иде. Ул вакытта Әнвәрне әнисенә коронавирус йоктыруда гаепләделәр.

Узган елның апрель ае җырчы Әнвәр Нургалиев гаиләсенә бик зур кайгы алып килде. Җырчының әнисе Нәсимә апа Уфада –  Республика клиник хастаханәсендә вафат булган иде. Ул вакытта Әнвәрне әнисенә коронавирус йоктыруда гаепләделәр. Бу хакта үзе: «Минем өстемә тәнкыйть, янау сүзләре яудыра башладылар. Кайбер кешеләр миннән мөртәт, «изгой» ясады. Мин газиз кешемне рәтлечә, ул лаек булганча соңгы юлга озата алмадым. Бүген рәсми рәвештә шуны әйтәм: мин һәм гаиләм коронавируска тест тапшырдык. Нәтиҗәләре килде: миндә дә, гаиләмдә дә коронавирус юк!» – дип язылган пост урнаштырды ул. Әлеге авыр көннәрдән соң бер ел вакыт узып та киткән. Шушы көннәрдә Әнвәр Нургалиев туган йортына якыннарын җыеп, әнисе рухына Коръән ашы уздырган. Бу көнне бик көткән ул. «Дөресен әйткәндә, әнине югалтканны аңламадым да. Больницадан өебезгә кайта алмады. Хәзер елын уздыргач, күңелем тынычланды, ничектер рәхәт. Елы алдыннан әтием дә, әнием дә барыбызның да төшенә керделәр. Хәзер әнием тыныч, әти дә янында», – ди җырчы.
Салкын туфрак суыта дисәләр дә, әнине югалту ярасы йөрәктән беркайчан да китмәстер... Бигрәк тә шулай кинәт, көтмәгәндә китеп барсалар... Әйтелмәгән күпме сүзләр кала, тапшырылмаган бүләкләр, үкенечкә калган эшләр...
Күпләр Әнвәр Нургалиевның әнисенә багышлап язган «Бер сүзем» җырын ишетеп өлгергәннәрдер. Бер ел үтсә дә, җырчының йөрәгендәге яралары яңа әле. Бу яз – әнисез беренче язы аның. 

фото: https://www.instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар