Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Сездә рак...» Ләйсән Гыймаева шундый пост куйган

«Сездә рак...» Елмаеп-көлеп, шаярып кызыклар төшереп йөргән Ләйсәнегез 10 ай элек бу сүздән акылдан язар чиккә җитте... Тормыш 180 градуска борылды да куйды...

Җырчы, өч бала әнисе Ләйсән Гыймаевага авыр диагноз куйганнар. Социаль челтәрдәге аккаунтында бу хакта ул үзе яза.
«Сездә рак...»
Елмаеп-көлеп, шаярып кызыклар төшереп йөргән Ләйсәнегез 10 ай элек бу сүздән акылдан язар чиккә җитте... Тормыш 180 градуска борылды да куйды...
Диагнозны ноябрь уртасында куйдылар. Рак белән авыручылар хакында ишеткәндә дә йөрәк «жу» итә иде, ә күзеңә карап, врачның шулай диюе икеләтә, өчләтә авыр... Моны минем хәлдә калганнар гына аңлар.
Бу хәбәрне ишеткән көн – яңа ел съемкасына туры килде. Тыштан елмаям, эчтә – ут-ялкын. Әле алып баручы ролендә идем – барысы да төштәге кебек узды. 
Иң беренче башка килгәне –  «Миңа күпме яшәргә калган?!» Кызларым, әни, ирем...
Нишләргә? Кемгә барырга? Нинди врачлардан киңәш сорарга, якыннарыма ничек әйтергә – башымда мең төрле уй. 
Барысын да беренче Әнигә әйттем. Гистология анализын белергә клиникага аның белән бергә бардык. Шунда әнинең ныклыгына шаккаттым! «Җебемә, балаларың хакына нык бул!» – диде ул миңа. Ничек авыр булганын үзе генә беләдер, ләкин миңа сиздермәде...
Декабрь ахырына куелган операцияне дүрт күз белән көттем. Мең дә бер анализ, тикшеренүләр үткәндә вакыт туктап калган кебек, бик әкрен барды. 
29 декабрьдә ясалган операциядән соң Яңа елны больницада каршы алдым...

Постның дәвамы бар, диелгән. Шушы көннәрдә генә җырчыга кабаттан операция ясаганнар иде. Бу хакта ул үзе белдерде. Яхшыга өметләник, Аллаһ боерса, бар да яхшы булыр. Чирне бирүче дә, алучы да бер Аллаһы Тәгалә генә. Бирешмә, Ләйсән, без дә синең өчен догада торабыз. 

фото Ләйсән Гыймаеваның шәхси аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллахы Тэгалэ ярдэменнэн ташламасын. Балаларыгыз, гаилэгез, якыннарыгыз хакына барысы да эйбэтлэнер диеп догалар кылыйк

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сәләматлек телим, Ләйсән!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ходай ярдэменнэн ташламасын сезне..

        • аватар Без имени

          0

          0

          Лэйсэн акыллым бирешмэ ,мин Дэ шул юлны уттем , Аллага шокер яшим менэ ,бирешмэ сэлэмэтлек телим

          Хәзер укыйлар