Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ләйсән Гимаева нәрсә сайлый?

Ләйсән Гимаева нәрсә сайлый?

Концертмы яки спектакльме?
Кем концерты булуына карап. Яхшы спектакль премьерасын сайлармындыр, мөгаен...

Итәкме, чалбармы?
Чалбар уңайлы, итәк, күлмәк матур!

Инстаграммы, Тик-токмы?
Инстаграмм, әлбәттә! Эш урынынна әйләнде бит инде ул.

Илсөя Бәдретдиновамы, Гүзәл Уразовамы?
Бик провокацион сорау бу. Икесенең дә җырлауларын яратам. Һәм тагын бер төгәлләү – мин һәр җырчының иҗатында берничә җырны яратып тыңлыйм. Ир-ат, хатын-кыз булуына карамастан. Ә иң яраткан җырчым – Зәйнәп апа. 

Өй җыештыру яки ашарга пешерү?
Кәефкә карап. Кайбер көнне берсен дә эшлисе килми. 

Таулармы, диңгезме?
Һәрберсенең үз энергетикасы. Икесеннән дә теләгән кадәр көч алырга мөмкин. Барып күрерлек мөмкинлек кенә булсын!

Балыкмы, итме?
Ит яратам, ләкин сайлау мөмкинлеге булганда балыкны сайлыйм. 

Самолетмы, яхтамы?
Дөресен генә әйткәндә, соңгы ярты елда самолетта очу куркыта башлады. Хәзерге вакытта машина яки поездны сайлар идем. 

Прививкамы, вирусмы?
Прививка.

Чит илдә ял итүме, үзебезнең ил курортларындамы?
Бүгенге көндә чит илдә ял итүне сайлыйм. 

Бәлешме, ашмы?
Аш.

Бассейнмы, фитнес залымы?
Әлбәттә, фитнес залы! Өйдәге фитнес тагын да яхшырак. 

Алсу Шакирова әзерләде 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар