Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Лилия Тимергалиева улының исеменә җиде шатлык төсе кушылган

Шагыйрә Лилия Тимергалиеваның улына төрле исемнәр тәкъдим ителде, могҗиза булып дөньяга килгән нәни егеткә озаклап исем сайлады халык. Баксаң, әтисе белән әнисе аңа инде исемне күптән уйлап куйган икән!

Шагыйрә Лилия Тимергалиеваның улына төрле исемнәр тәкъдим ителде, могҗиза булып дөньяга килгән нәни егеткә озаклап исем сайлады халык. Баксаң, әтисе белән әнисе аңа инде исемне күптән уйлап куйган икән! Бу турыда инстаграм битенә Лилия үзе язган:

«2020 елның Рамазаны безне нәни могҗизабызның әти-әнисе итте. Ул әтисенең туган көненә килергә ашыкты, әтисенә зур сөенеч булып дөньяга килде. Күпләр төрле исемнәр тәкъдим иттеләр, әмма без әтисе белән инде күптән улыбызга – Салават дип эндәшәбез. Улыбыз безнең салават күперендәге барлык якты төсләрне чагылдыручы шатлыгыбыз, зур бәхетебез. Бүгенге көндә сәламәтлегебез ныгый бара. Салават үзенең исемендә җиде төс барлыгын сизгән, шуңа да ул дөньяга җиденче аенда аваз салды.»

«Тизрәк терелеп, көч җыеп кайтыгыз!»

«Исән-сау, шатланып,куанып улыгыз белән өйгә кайтырга насыйп булсын! Бәхетле, озын гомерле булып үссен Салават!»
«Бар да әйбәт булыр Алла боерса! Бу баскычларны узарга көч һәм сабырлык биргән икән, хәзер дә ярдәменнән ташламас, Аллаһ барсын да күрә!»
«Салаватлар уңган, тырыш була, сезнең дә улыгыз шундый булсын!» дип яза Лилиянең блогын укып баручы дуслары.
Без дә Салаватка һәм аның әнисенә көч һәм ныклык телибез! Исән-сау Казанга кайтып, якыннан янында  тагы да ныгып, тернәкләнеп китегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар