Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Лилия Сәлахетдинова: «Реамобильдә Мәскәүгә барышыбыз. Догада булыгыз!»

Бүген иртән шагыйрә Лилия Тимергалиеваны реамобильдә Мәскәүгә алып киткәннәр.

Шагыйрә Лилия Тимергалиеваның (Сәлахетдинова) бәби көтүен, әлеге сөенечле хәбәрнең алар өчен берүк вакытта зур сынау да булуын язган идек. Лилия тумыштан авыр генетик чирдән интегә – бәллүр кыз ул. Авырга узуын белүгә, табиблар аңа йөклелекне өзәргә киңәш иткән иде. Әмма Лилия үзе дә, ире дә Аллаһы Тәгаләнең алар гаиләсенә биргән бу бүләген саклап калырга теләделәр. «Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында», – дигән иде Лилия ул вакытта.

Бүген иртән шагыйрә үзенең Инстаграмм аккаунтына яңа хәбәр куйды – реамобильдә Мәскәүгә юл тотуларын язды.

«Менә искиткеч сынау айлары артта калды. Миңа калса, «йөклелекне өзегез» дип, консилиумнарда безне күбрәк тә куркыттылар бугай. Бу... һөкем карары булып, чарасызлык булып яңгырый иде. Менә хәзер, реамобильдә Мәскәүгә барганда мин моны аңлыйм: ирем белән без җиңел юл сайламадык, хәер, бөтен гомер юлыбызда да җиңел юллар сайламадык бугай.

Иремнең мине гомер юлдашы итеп сайлавы сүзләремә дәлил. Бернигә дә карамастан, без яшәүне сайладык, һәм мин моңа тамчы да үкенмим, соң бу бит искиткеч! Хәзерге вакытта балам тулысынча сәламәт, бу бәхет түгелмени!?

Инде бик тиздән без яңа елмаю күрербез, яңа аваз ишетербез һәм, Алла теләсә, әти-әни булуның мизгелләрен татырбыз.

Дусларым, безнең өчен догада булыгыз. Хәзер безгә сезнең ихлас догагыз бик кирәк. Барысы да яхшы булырына ышанабыз».

Пост астына ике йөзгә якын кеше теләктәшлеген белдереп, җылы сүзләр язып калдырган. Лилия һәм аның туасы сабые өчен барыбыз да догада булыйк, бәхетле әти һәм әни булулары белән котларга язсын үзләрен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Буквы с утра скачут. Последстви есячной самоизоляции..

    • аватар Без имени

      0

      0

      Барысы да яхшы булыр Алла бирсэ!Ходай ярдэменнэн ташламасын!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Всё в руках Аллаха. Пусть мечта исолнится.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хэркемнен бэхетле булырга хакы бар, бэхетле булып бэбиегезне пар канатлар астында устерегез.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Исэн сау булыгыз яраббым, иуасы сабый сау сэламэт булып туып сезне куандырып яшэргэ язсын

            Хәзер укыйлар