Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Лилия Муллагалиева тормышыннан кызыклы фактлар

(Җырчы Лилия Муллагалиеваның бүген Туган көне. Аның тормышындагы кайбер серләрне ачабыз)

(Җырчы Лилия Муллагалиеваның бүген Туган көне. Аның тормышындагы кайбер серләрне ачабыз)


1. Әти-әнисе Лилияне бухгалтер итәргә кызыккан.
2. Мәктәптә укыганда иң тәртипсез укучы була: ишек тоткаларын каерып чыгара, өстәлләр җимерә, малайлар белән сугыша...


3. «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә җиңеп лауреат булгач, Казан дәүләт мәдәният академиясенә имтихансыз укырга керә.
4. Яшь чакта чактан гына серб егетенә кияүгә чыгып, Югославиягә китми кала.
5. Иң якын дусты – җырчы Айгөл Бариева.


6. Ире Илсур үзеннән 14 яшькә зуррак, шактый вакыт никах белән яшиләр, 7 елдан соң гына язылышалар.
7. Лилия – дүрт бала әнисе.
8. Халыкка «Җыр керсен күңелгә» җыры белән танылды.


9. Хоббие – ландшафт дизайны, кирпеч өя, мозаика тезә, көйләр яза.
10. Яшеннән, ток сугудан курка.
11. Диетада утыра. Кайчак тәмле әйберләр күрсә, диетасын оныта.


12. Рульдә үзе йөри. Җырчыны танып, полиция кайчак кагыйдә бозуларга «күз йома».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар