Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Лилия Хәйруллина пластик операция ясаткан

Популяр, холкы һәм эстрададагы стиле белән башкалардан аерылып торган җырчы Лилия Хәйруллинага Гашыйклар көненә гадәти булмаган бүләк ясаганнар.

Популяр, холкы һәм эстрададагы стиле белән башкалардан аерылып торган җырчы Лилия Хәйруллинага Гашыйклар көненә гадәти булмаган бүләк ясаганнар. Аңа чәчәк түгел, ә... күкрәк бүләк иткәннәр. Җырчының Инстаграмга куйган постыннан аңлашылганча, ул күкрәгенә операция ясаткан.

– Наркоздан айнып киләм. Йокламаска куштылар. Әлегә хәлем юк, – дип, хәле белән уртаклашкан ул.

Пост астына куелган комментарийлардан аңлашылганча, күпләр җырчыны хуплаган. «Бу бит һәр хатын-кызның хыялы. Ул (ягъни Лилиянең ире – Авт.) – алтын кеше», «Шәп бүләк булган бу!», «Бик үзенчәлекле һәм купшы бүләк булган бу» дип, кәефен күтәргәннәр һәм сәламәтлек теләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар