Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Ласковый май» төркеме җырчысы Юрий Шатунов вафат

Хәтерлисезме, 1986 елда сәхнәгә «Ласковый май» төркеме чыкты. Аның солистына – сөрмәле зәңгәр күзле, бит очларында мәхәббәт уймаклары уелган сөйкемле егеткә ул чакта кызларның кайсысы гына гашыйк булмады икән?!

Хәтерлисезме, 1986 елда сәхнәгә «Ласковый май» төркеме чыкты. Аның солистына – сөрмәле зәңгәр күзле, бит очларында мәхәббәт уймаклары уелган сөйкемле егеткә ул чакта кызларның кайсысы гына гашыйк булмады икән?! Ачык тәрәзәләрдән дә, кичен клублардагы дискотекалардан да Юрий Шатунов тавышы яңгырый иде ул елларда:
«Белые розы, белые розы, беззащитны шипы,
Что с ними сделал снег и моpозы, лед витpин голубых...»
Без, авыл яшьләре дә үз иттек аның җырларын. 1990 нчы елларда иде бугай, «Ялкын» журналында Юрий Шатунов рәсеме белән постер басылды. Шактый еллар бизәде әле ул карават буендагы стенабызны. Ул – безнең буй җитмәслек хыялыбыз, кумирыбыз иде. Үзе дә бездән әллә ни олы булмаган әле ул вакытта. 
Юрий 1972 елның 6 сентябрендә Башкортстанның Күмертау шәһәрендә туа. Балачагы әнисе ягыннан булган әби-бабасында, Күмертау янындагы Пятки бистәсендә уза. 3 яше тулганда әти-әнисенең гаиләсе таркала, Юрийны алып, әнисе Вера авылга күченеп кайта. Ләкин улына 11 яшь тулганда ул вафат була. Әнисез калган, әтисенә кирәкмәгән малайны әнисенең туганы тәрбияли. 
Бала чагында бик тыңлаучан, тәртипле булган дип әйтеп булмый Юраны. Еш кына өеннән дә кача ул, укуы да начар бара. Бер ел сукбайлыкта да йөри... 
1985 елның көзендә булачак җырчының тормышын кисәк үзгәрткән вакыйга була – аны Акбулактагы балалар йорты директоры Валентина Тазекенова күреп ала. Үзен Оренбургтагы интернат-мәктәп директоры итеп билгеләгәч тә, малайны калдырмый ул. 
1986 елның октябре. Юра музыкаль түгәрәк белән кызыксынып китә. Ә бу түгәрәкне җырлар авторы Сергей Кузнецов җитәкли. Шул ук айда ул Юрий Шатунов өчен махсус беренче җырын – «Вечер холодной зимы» дигәнне яза.  «Ласковый май» төркеме әнә шулай оеша. Сергей Кузнецов һәм Юрадан тыш, аның составына бас-гитарда уйнаучы Вячеслав Пономарев белән Сергей Серковны да кабул итәләр. Соңгысы ут бизәлеше өчен җаваплы була. Ә 1988 елда төркемнең беренче музыкаль альбомы дөнья күрә. 
Аларның «Белые розы», «Лето», «Пусть будет ночь», «Седая ночь», «Ну, что же ты...» дигән җырлары бик тиз хитка әверелә. 
«Ласковый май» төркеме 1991 елда, Юрий Шатунов Германиягә тавыш режиссерына укырга киткәннән соң таркала. 1992 елда җырчы «Вот и кончился май» дип аталган беренче мөстәкыйль альбомын яздыра. Ләкин аның исемен «Знаешь» дип алыштырырга туры килә. Аннан соң да җырчының күп кенә альбомнары дөнья күрә. 
Бүген, 23 июнь көнне, яраткан җырчыбыз вафат... Аның 16 яшьлек улы Дэннис һәм 9 яшьлек кызы Эстелла калды.  
...Ничә еллар узса да, Шатунов дигән сүз ишетелсә, колакта аның җыры яңгырый: «Белые розы, белые розы, беззащитны шипы...» Язмыш алдында бар нәрсә дә көчсез...

фото: социаль челтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар