Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә: «Тормышымның ямен алып киттең...»

Күңел һаман да ышанмый...

Күңел һаман да ышанмый...

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине сагынучылар, аның җырларын тыңлап юанучылар бүген дә байтак. Вакыт узган саен, югалтуның зурлыгын тагын да ныграк тоясың, үкенечләр, әрнүләр һаман зурая гына бара... 

Кешене югалтудан соң йөрәккә кадалган шырпыларның кырыгы төшә, кырык беренчесе йөрәктә мәңгелеккә кала, диләр. 

Бигрәк тә – якын кешеләрнеке.

 

Хәниянең бертуган сеңлесе Фирүзә ИБАТУЛЛИНА да бүген үзенең инстаграмдагы битендә кабат сагынулар турында язды:

 

«Үз-үзеңне юатып та, алдап та булмый шул. Вакыт дәваламый, буш сүзләр болар. Ничек мөмкин син аның белән бер җылы кочакта назланып, иркәләнеп үс тә, көн-төн димичә, юк кына шатлыкларны да, кечкенә борчуны да бер-беребезгә җиткер дә... Киләчәккә якты хыяллар төзе дә, ял итү, чит илләргә сәяхәт, балаларыбызның туйларын да бергәләп үткәрү, кирәк чакта ярдәм итү, кысып кочаклап: «Әле дә син бар, минем алтыным», – дип назлап дәшүе бер мизгел эчендә юкка чыксын да, ничек онытасың?! Күкрәгеңнән җанны суырып алып бәргән кебек бит ул. Башыннар үткәннәр мине аңлар... 

Телефон шалтыраса да, «смс»лар килсә дә, капка төбенә машина килеп туктаса да, ишегалдыннан гөрләшеп кеше керсә дә, Син, Син кайтырсың да: «Шундый сагындым, апай, алтыным!» – дип кочагыма ташланырсың кебек бит һаман.

Акылым аңлый, йөрәгем кабул итми шул.

«Бик тиздән икебезнең дә матур юбилей җитә бит, апааауу. Апай алтыным, сиңа нәрсә алып кайтыйм?» – телефон чыбыгының икенче очында күз нурымның яңгыравыклы, моңлы тавышы ишетелә. «Апаууу, үзеңне алып кайт, тизрәк кайт, – дим. – Кайт, сагындым!», – дим. 

«Ә мин сиңа бүләк алдым инде, апаййй, сиңа ошар», – дип уйлыйм».

«Апаууу, рәхмәт, апауу, кайт инде, сагындым бит», – димен.

Ә ул кайта. Сүзендә тора. Кайта! Кайчакта атна-ун көнгә, кайчак 2-3 сәгатькә, концертка узышлый булса да. 

Аннары ишәй белән кушай кебек йөрибез ике йортны бер итеп: бездән – инәүгә, инәүдән – безгә. Ул инәүдә кала, мин үзебезгә кайтам. Ике сәгатьтә үтми: «Апай, белсәң икән, мин шундый тәмлекәч пешердем, төш инде, апаййй», – дип тагын дәшә. Мин аны тыңлап та бетермим, янына чыгып та чабам. Илшатым көлеп кала: «Нигә аерылышып торасыз соң инде сез?» – дип. 

Ике сәгатьтән Апаны култыклап, Инәүне җитәкләп безгә кирегә кайтабыз. 

Ничек онытасың, ничек онытасың?! Ярты йөрәгемне, җанның тынычлыгын, тормышның ямен алып киттең, апаууу. Кояшыммм... Әрнегән чакларымда сине үземнең урынга куеп карыйм. Син дә мин кичергәнне кичерер идең... Синең хакың юк иде, Апаууу, мине калдырырга. Юк иде, юк иде!

Бөтен җирдә синең җырларың, фоторәсемнәрең. Бу хәл бик рәхәт тә, бик әрнүле, авыр да. Алланың рәхмәтендә бул, йөрәк парәм!»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар