Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Хәмдүнә Тимергалиева: «Тик ятып үлә яздым»

Кичә "TMTV” татар музыкаль премиясенең V нче Еллык Тапшыру тантанасын on-line форматта уздырды. Пандемиядән соң җырчылар беренче тапкыр мондый зур мәйданга җыелып очрашты. Сагынышканнар.

   "TMTV” татар музыкаль премиясенең V нче Еллык Тапшыру тантанасын on-line форматта уздырды. Пандемиядән соң җырчылар беренче тапкыр мондый зур мәйданга җыелып очрашты.  Сагынышканнар.

 Ярты ел диярлек өйдә яткан эшсез  калган җырчылар, ниһаять, очраштылар. Бу инде социаль челтәрләрдә бер-береңә лайк куеп утыру түгел.  Күрешеп, кочаклашып хәлләр белешәләр. Әнә, Айдар Галимов белән Хәмдүнә Тимергалиева бер-берсен ерактан үк күреп килеп кочаклаштылар. Бу вакыйганы тарихка кертеп калдырыр өчен селфи төштеләр. 
Хәмдүнә Тимергалиева: «Безнең артистлар арасында Айдарны бигрәк тә нык кочаклыйм. Нык тәртипле, тәрбияле бит ул!»
–    Айдар абый, Казанга пандемиядән соң беренче тапкыр килүегезме?
–    Әйе, беренче тапкыр. Коллегарымны дүрт айга беренче тапкыр күрәм.  Сәхнә алды, сәхнә арты, камера, интервьюлар сагынылган.  Сәхнә безнең яшәү рәвеше бит ул. Ансыз  калгач үзебезне ятим итеп хис иткән чаклар да булды.  Иҗади кешегә эмоцияләр, яңалык, илһам, яңа  очрашулар, аралашулар  кирәк. Шунсыз сүрелә башлыйсың...
Хәмдүнә апа сүзгә кушыла: 
–    Дөрес әйтәсең, Айдар, өйдә тик ятып үлә яздым. 
–    Хәмдүнә апа, мин әле зурлап сөйләп йөрим: «30 ел елга беренче тапкыр тәнәфес ясадым», – дип. Ә сезнең бит тагын да күбрәк.
–    52 елга беренче тапкыр! «Барс медиа» га рәхмәт артистларны очраштырган өчен. Өйдә ятып туйдырды. 
Айдар Галимов:
–     Күпме концертларымны күчердем мин дә, Хәмдүнә апа. Ай-һай, алар кайчан гына куелып бетәр микән?! Ходай Тәгаләдән генә тора. Сентябрь ахырында Мәскәү, Санкт-Петербургта концертларым узар дигән өметем бар. Шулар белән концерт сезонын башлап җибәрмәбез микән инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар