Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Казахстандагы бәйгедә Мәликә нигә стресс кичергән?

Казахстанның “Qazaqstan” телеканалында “Silk Way Star” дип исемләнгән халыкара музыкаль шоу бара. Проектта катнашучылар арасында Татарстан йолдызы Мәликә дә бар.

Казахстанның “Qazaqstan” телеканалында “Silk Way Star” дип исемләнгән халыкара музыкаль шоу бара. Проектта катнашучылар арасында Татарстан йолдызы Мәликә дә бар.

“Проект авторлары, җитәкчелеге үзләре мине эзләп табып, биредә катнашырга тәкъдим ясады. Шуны да әйтергә кирәк, Казахстан эстрадасы гаҗәеп югары дәрәҗәдә. Катнашучыларның барысы да көчле, талантлы. Бу – ярышка, көндәшлеккә корылган бәйге түгел, мине шунысы сөендерде. Кире очракта, мин анда катнашмас идем, чөнки ярышу сыман узган бәйгеләрне яратмыйм. Биредә катнашучылар белән бик нык дуслаштык. Һәркайсының чыгышын зур соклану белән күзәтәм”, - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә Мәликә.

Проектның беренче этабында Мәликә “Алматаның алмасы” исемле татар халык җырын башкарган. “Илебезнең хит җырын башкаруымны сорадылар. Мин репертуарымдагы “Алматаның алмасы” җырын җырларга булдым. Җырга аранжировщик Марат Мухин белән заманча рух бирдек. Казахстанлылар аеруча яратты”, - ди Мәликә.

Җырчы Казахстаннан кайтуга авырый башлавын белдерде. “20 көн дәвамында әзерләнү физик һәм психик яктан бик авыр булды, зур стресс кичердек дияргә мөмкин. Бер атна буе тора да алмыйча авырып яттым. Хәзер үземне яхшырак хис итәм”, - ди ул.

Проектның жюри әгъзалары арасында һәр илнең, шул исәптән Татарстанның вәкиле дә бар. Әйтик, беренче этапта жюрида Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов булган. Шунысы бар, аңа үз иле, ягъни Мәликә өчен тавыш бирергә ярамый.

Өч ай дәвамында барачак шоу 12 этапка бүленгән. Беренче турда җырчылар үз телләрендә җырлый, икенчесендә – казах телендә җыр башкара, өченчесендә үз илләренең җырын казах телендә җырлаячак. Проектта Татарстан, Башкортстан, Казахстан, Әзербайҗан, Төркия, Грузия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗыкстан илләре вәкилләре катнаша. Телешоу әлеге илләрнең каналларында да трансляцияләнер дип планлаштырыла.

Татар халык җырын Казахстан җирлегендә яңгыраткан Мәликә өчен vote.kaztrk.kz сайтында тавыш бирергә мөмкин. Татарстанны әледән-әле төрле бәйгеләрдә тәкъдим итүче моңлы һәм үзенчәлекле тавышлы, чибәр, тырыш Мәликәгә зур уңышлар телибез. Татар халык җырларын саклауда өлеш керткәне өчен афәрин аңа! 

чыгакнак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/m-lik-ni-chen-stress-kicherg-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар