Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Камилә Вәлиева тимер аякта шуучы иң бай спортчы

Узган сезон нәтиҗәләре буенча ул бу спорт  төре белән шөгыльләнүче кызлар арасында иң күп акча эшләүче.


Узган сезон нәтиҗәләре буенча ул – бу спорт  төре белән шөгыльләнүче кызлар арасында иң күп акча эшләүче.
Мондый нәтиҗә спортчыларның приз акчаларын санаганнан соң билгеле булды. Камилә Вәлиева 111,3 мең доллар акча эшләгән. Бу суммага призлы урыннарга бирелгән акчалар гына керде. Әле монда Олимпиадада чыгыш ясавы исәпләнмәгән.


Икенче урында – 102,9 мең доллар акча эшләүче Анна Щербакова. Өченче урында  –  61,2 мең доллар белән Александра Трусова. Бишлеккә шулай ук Елизавета Туктамышева (26 мең доллар) һәм Алена Косторная (22 мең доллар) кергән.


Гран-при этапларында фигуралы шуучылар беренче урын өчен – 18 мең, икенче урында – 13 мең, өченчедә 9 мең доллар алган. Февраль аенда узган Олимпиадада Вәлиева – команда турнирында җиңгән өчен 4 млн. сум; «алтын» өчен – 4 млн. Щербакова һәм «көмеш» өчен – 2,5 млн. Трусова алды.

Фото:  Ислам ньюс сайтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    111.3 мен, доллардыр ул Камиланын...

    Хәзер укыйлар