Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Индира Нәбиева: «Рөстәм өчен дога кылам»

Рөстәм Нәбиев шушы көннәрдә Манаслу тавына менә. Инстаграмда ике көн элек «Уңышлар телә миңа, әни, мине юл чакыра», – дип, әнисенең фотосурәтен тотып төшкән фотосын куйган иде Рөстәм. 

Рөстәм Нәбиев шушы көннәрдә Манаслу тавына менә. Инстаграмда ике көн элек «Уңышлар телә миңа, әни, мине юл чакыра», – дип, әнисенең фотосурәтен тотып төшкән фотосын куйган иде Рөстәм. 


Рөстәмнең борчылуы аңлашыла, чөнки ул үзенә зур максат куйган. Әлеге экспедиция, чыннан да, бик куркыныч. Ә өйдә аны хатыны Индира һәм ике кызы көтә. Индира үзенең инстаграмында мәчеткә барганын сөйләде:


– Күңелем тынычлык тапмаганда мин мәчеткә килеп  әби-бабаларым рухына дога кылам, начар уйлардан арынам. Бу юлы Рөстәмнең юлы уңышлы булсын дип теләргә, аның өчен дога кылырга да килдем. Хәзрәт белән сөйләшеп, күңелем тынычланды. Ул психолог та икән әле. Кешене өч әйбер бәхетсез итә: үткәннәр өчен борчылу, киләчәк турында кайгыру һәм бүгенгесенә шөкер итмәү, диде хәзрәт. Мин бик сирәк елый торган кеше, хисләремне тирән яшерәм. Кемдер елап бушана, ә минем алай килеп чыкмый. Менә шулай мәчеттә күңелне бушату, дога кылу миңа ярдәм итә.

Рөстәмнең хәбәргә чыгып, бар да яхшы дигән сөенечле хәбәрен көтеп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар