Илсөя, мин сиңа телим...

Илсөя Бәдретдинованың бүгенге акылы белән 18 яшьлек кичәге Илсөягә нинди теләкләр җиткерәсе килүен белештек. Әйдәгез әле яраткан җырчыбызның үз-үзенә теләгән теләкләрен белик. 


«Илсөя, мин сиңа телим:
бернәрсәдән дә курыкма! Кеше сүзенә карап, барган юлыңнан кире борылма! Син беркемнән дә ким түгел.

Үзеңне хөрмәт ит, очсызланма!

Кияүгә яратып чык, ләкин бу сукыр ярату булмасын. Алдын-артын уйлап чык. 

Инглиз телен яхшылап өйрән, бик кирәге булачак. Компьютерны тирәнтен өйрән. 

Чәчеңне буя, кис... теләсә нишләт. Кысканы кияргә дә кыенсынма – синең бик матур чагың. 

Эчмә, тартма, сүгенмә! Чынлап та, матур түгел болар. Леди бул!

Спорт белән дуслаш, фигураң матур булачак. Яшь чактан ук гәүдәңне формага сал. 

Ялгышудан курыкма. Бөтен кеше дә ялгыша. Ялгышмый гына өйрәнеп булмый. 

Тешләреңне яшьтән сакла. Соңыннан тешле булуы бик кыйммәт. 

Карабодай боткасы ашасаң, тәлинкәсен шунда ук юып куй!

«Юк!» дип әйтергә өйрән. 

Сер ул – сер. Синең турында никадәр азрак информация белсәләр, шулкадәр яхшырак. 

Әтиең белән әниең җыр йөзендә сине иң нык яратучылар. Аларны үпкәләтмә. Син аларның кадерен олыгайгач аңлаячаксың.

Дөнья шундый зур! Ә син шундый яшь һәм молодец! Синең бар да яхшы булачак. Яшә, Илсөя! Син барын да булдырачаксың! Мин сине яратам! 


 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    5625
    7
    61
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    8418
    0
    52
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    4211
    2
    28
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    5033
    1
    24
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6826
    2
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»