Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова яза: "Больница… Онкология… Дару исе..."

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграмында табибларның авыр тормышын яза һәм аларга үзенең рәхмәтен белдерә. Чөнки җырчы бу көннәрдә авыр сынау юлын уза.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең инстаграмында табибларның авыр тормышын яза һәм аларга үзенең рәхмәтен белдерә. Чөнки җырчы бу көннәрдә авыр сынау юлын уза.

"Больница… Онкология… Дару исе...
Тып-тыныч… Сирәк-сирәк кемнәрнеңдер ыңгырашкан тавышы ишетелә. Ниндидер вак-төяк проблемалар өчен кайгырып йөрүләр, тормыш куу, акча турында уйлаулар онытыла монда. Бу чир яшьне-картны аермый. Монда бизнесменнар да, очын-очка ялгап яшәүчеләр дә тигез. Барысы да бер исем астында. ПАЦИЕНТ!  Барлык сөйләшүләр бер темага. СӘЛАМӘТЛЕК. Монда беркем дә үзе теләп эләкми. Бу язмыш сынавы… Бу һәркемгә кагылырга мөмкин… Кеше – бәхетле чагында, БӘХЕТЛЕ икәнен, сәламәт чагында СӘЛАМӘТ икәнен аңламый. Аңлар өчен югалтырга кирәк…
Мин чирләмим! Борчылмагыз! Ләкин минем бу больницадагы һәрбер табибка, мед. персоналга башымны түбән иеп рәхмәт әйтәсем килә! Күпме кеше язмышы алар кулында… Бик зур хөрмәткә лаек профессия – ТАБИБ»,  – ди ул.
Илсөянең бу язмасы аны укучы бик күп хатын-кызларның күңелләрен йомшаткан. Күпләр үзләренең начар авыру белән көрәшү тарихларын язып калдырганнар, якыннарын югалту ачысы белән бүлешкәннәр. 

Илсөя Бәдретдинованың әнисе урынына калган апасына җитди операция ясалган.  Җырчының гаиләсенә, туганы исәнлегенә без дә догада булып, матур теләктә торыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар