Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова турында 9 кызыклы факт

1. Үлеп яратмыйм мин сөйләгәндә бүлдереп, уз фикерен сөйли башлаган кешеләрне. Туктап калам да... сөйләшмим...


1. Үлеп яратмыйм мин сөйләгәндә, бүлдереп, үз фикерен сөйли башлаган кешеләрне. Туктап калам да... сөйләшмим.


2. 17 яшемдә билдән булган чәчемне, малайлар кебек кып-кыска иттереп кистереп кайттым. 


3. Көне буе сөйләшмичә йөри алам. Тормышта мин нык тыныч кеше...


4. Кара зәңгәр төс белән кара төсне аермыйм! Дальтоник!


5. Туган көннәрне истә калдыра алмыйм. Кайчак шундый оят була.


6. Эре киселгән токмач ашын... катык белән, укроп салып, борычлап... Кара ипигә сөяк җелеген сылап... яшел суганны эре тозга манып... кабырга ите белән ашарга ярата-а-а-ам.


7. Машинадан төшкәндә тупсага басып төшкәннәрен яратмыйм.


8. Хәер биргәнемне, мәчеткә барганымны, ярдәм иткәнемне, дога укытканымны беркайчан да күрсәтмим!


9. Олы кешеләр, бигрәк тә әбиләр белән сөйләшеп утырырга яратам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар