Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова: «Искә алмаган көн юк...»

Илсөя Бәдретдинова: «Бергә төшкән фотоларыбыз да юк башка. Ә төшәргә кирәк булган икән... Уртанчы апай авылдан кунакка киләм дигәч, тиз генә фотографыма шалтыраттым. Яшермим... куңелем ашыктырды...»

Илсөя Бәдретдинова инстаграмда үзенең яраткан кыз туганнары белән төшкән кадерле фотосы белән бүлеште.

«Узган елны шушы вакытта ясаган идек бу фотоларны. Әле без өчәу вакыт...

Бергә төшкән фотоларыбыз да юк башка. Ә төшәргә кирәк булган икән... Уртанчы апай авылдан кунакка киләм дигәч, тиз генә фотографыма шалтыраттым. Яшермим... куңелем ашыктырды...

Әл дә шул вакытта җыенып чыга алганбыз дим хәзер. Бөтенебезнең кулында фотоаппаратлы телефон. Анда кемнең генә фотолары юк. Ләкин иң кадерле, иң якын кешеләр белән сирәк була гадәттә...

Хәзер зурайтып-зурайтып көн дә карыйм, апай. Искә алмаган көн юк...

Бик сагынабыз... Урының оҗмах турләрендә булсын! (Олы апам – Лилия. Кыска чәчлесе. Иң уңганы... 6 май көнне арабыздан мәңгелеккә китте. Уртанчы апам – Люция. Җизнәй белән авылда яши. 20 сыеры, 10 угезе, санап бетергесез тавык, индоутка тагын әллә нәрсәләре бар.

Аллага шөкер әле миңа «иркәәәәм» диюче, минем «апааааай» дип дәшәр кешем бар. Исән сау була кур, апай», – дип яза Илсөя.

Илсөянең иҗатын яратучылар белә иде: бертуган апасы Лилия Гыйльманова яман шеш авыруы белән көрәште. Илсөя авыруны белүгә апасын Казанга алып килеп аны карады.

«Авыл кешесе хастаханә юлын таптамый бит ул. Апаның бер йотым шампан шәрабы да капканы юк иде. «Нигәдер гел арыйм», – дип зарлангач, «Син миңа ошамыйсың, әйдә, анализлар биреп кайтабыз», – дип, район хастаханәсенә алып киттем», – дип язган иде ул чакта Илсөя.

«Анализларын карауга, диагнозны әйттеләр. Мин аны Казанга хастаханәгә алып киттем. Юлда апа белән барабыз. Сиздермәскә тырышам. Йә бензин салырга, йә кибеткә керергә кирәк, дип, машинаны туктатам да чыгып елыйм. Хастаханәдә инде яшереп тормадым. Ул үзе дә акыллы хатын. «Миннән бернәрсә дә яшермәгез. Миллионнар түгеп, мине дәваларга кирәкми», – диде. Авыр операцияне дә үттек, хәзер «химия» курслары алабыз. Аңа бик авыр, әмма сиздермәскә тырыша: «Все нормально, иркәм», ди», – дип сөйләгән иде бер очрашуда Илсөя.

Кызганыч, апасы мәкерле авыруны җиңә алмады. 51 яшендә кызы белән улын, оныкларын калдырып, якты дөнья белән хушлашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар