Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова белән Илнур Коләхмәтовның «Хыянәт»е

 Илсөя Бәдретдинова белән Илнур Коләхмәтов яңа дуэт яздырганнар.

 Илсөя Бәдретдинова белән Илнур Коләхмәтов яңа дуэт яздырганнар.
Премьера дип игълан ителсә дә, «Хыянәт» җыры без хәтерләмәгән, ләкин шулай да әле онытырга өлгермәгән җыр. Аны кайчандыр Гәбделфәт Сафин башкара иде. 
Бәлки шуңадыр, инде күпләргә таныш җырны тамашачы төрлечә кабул итте. Габделфәт Сафин башкаруында яңгыраган җыр белән чагыштырып караулары гаҗәпләндерми дә. Шуларның кайберсенә күз салыйк.

«Сезнең башкаруда җырларны бик яратам, әмма Габделфәтнең җырларын алмавыгыз яхшырак булыр. Аны уздыру бик авыр. Татар эстрадасында ул әле дә иң яхшысы».

«Бу җырны беренче тапкыр Габделфәт Сафин башкаруында ишеткәч, тыела алмый елаган идем. Ә хәзрер, гафу итегез, күңелгә тимәде».
«Бик матур килеп чыккан! Җырга яңа сулыш биргәнсез. Рәхмәт!»

«Илсөя, үзеңне, иҗатыңны чиксез яратам! Әмма ләкин оригиналга җитми, гафу. Бу сиңа охшамаган гел, нишләптер ашыккансың, җиренә җиткереп бетермәгәнсең бугай...»

«Юкка чыкмасын өчен җырларны яңартырга кирәк...»

Фикерләр каршылыклы. Ә сезгә ничекгрәк соң яңа «Хыянәт»?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар