Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова ант итә

Җырчы Илсөя Бәдретдинова башка коллегаларыннан кызыклы фикерләре, туры сүзе белән аерылып тора. Аны шуның өчен дә халык ярата. Инстаграмдагы аккаунтында да үткен фикерләре белән бүлешә. Чираттагы посты «Ант итәм!!!» дип башлана.


 Җырчы Илсөя Бәдретдинова  сәхнә коллегаларыннан  кызыклы фикерләре, туры сүзле булуы белән аерылып тора.  Аны шуның өчен дә халык ярата.  Инстаграмдагы аккаунтында да үткен фикерләре белән бүлешә. Чираттагы посты  «Ант итәм!!!» дип башлана.

Мин, Бәдретдинова Илсөя Ядъкәр кызы, тантаналы рәвештә ант итәм!
1. Картайгач, кеше аккаунтына кереп мең хата белән җыен херня язып утырмаска!
2. Кешенең акчасын санамаска!
3. Кешенең шәхси тормышына кысылмаска!
4. Яшь артистларны чукымаска!
5. Бөтен җырдан да моң эзләмәскә!
6. Аллаһы Тәгаләдән үземә адекват картлык, балаларыма, оныкларыма сәламәтлек сорап, үземнең бөтенләй үк әүлия түгеллегемне исемә төшереп, шыпырт кына утырырга!
7. Яулык, түбәтәй киеп, мәчет янында фотога төшеп кенә, дөньядагы иң изге кеше булып булмаганны яхшы аңларга!
8. Керфек, ирен һәм башка әгъзаларын үстергәннәргә сүз дәшмәскә!
9. «Эчсә, минекен эчми! Гулять итсә, минеке белән гулять итми!»не ешрак кабатларга!
Ант итәм!!!
Ант итәм!!!
Ант итәм!!!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар