Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илназ Минвәлиев гаиләсендә зур кайгы

Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиевнең гаиләсенә зур кайгы килгән. Җырчының алдагы көнне генә 70 яшьлек туган көнен бәйрәм иткән әтисе үлеп киткән.

 

Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиевнең гаиләсенә зур кайгы килгән. Җырчының алдагы көнне генә 70 яшьлек туган көнен бәйрәм иткән әтисе үлеп киткән.

– Иң кадерле кешебез – Әтиебез бакыйлыкка күчте. Әтием, караңгы гүрләрең якты, рухың шат, урының Җәннәттә булсын! – дип хәбәр итте җырчы.

Аның әтисен икенче көнне җир куенына иңдерделәр. Җырчы Инстаграм аша кайгыларын уртаклашкан барлык туганнарга, дусларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.   

«Урының Оҗмахта булсын, Әтием! Бәхил бул, бәхилләп кит. Син безнең йөрәкләрдә мәңге сакланырсын!» – дип саубуллаша җырчы иң кадерле кешесе белән.  

Бу хәбәргә кадәр Илназ Минвәлиев әтисен юбилее белән котлап, пост урнаштырган иде. Анда ул әтисенә рәхмәт сүзләрен һәм матур теләкләрен җиткерә.

– Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа, – дигән теләкләр генә, кызганыч, тормышка ашмый кала.

Илназ Минвәлиевнең авыр кайгысын уртаклашабыз. Гаиләсенә күркәм сабырлыклар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар