Икесе — бербөтен (видео)


Алар – татар эстрадасының иң матур парларының берсе. Сәхнәдә бер-берсен тулыландырып, бербөтен булып иҗат итәләр. Берсе – моңлы тавышлы җырчы, икенчесе – нәфис сүз остасы. Концертлары – җылы атмосферасы, ихласлыгы, гадилеге белән аерылып тора, чөнки ул чын күңелдән, пафоссыз. Тормышта да шундый икән Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина. Бер-берсенә үрелеп яшәгән бу парны аерым күз алдына китерү бик кыен.


Сезнең иҗат тандемында кем баш? 
Зөлфирә: Алмаз! 
Алмаз: Тормышта – Зөлфирә. Иҗатта кем дә булса җитәкчелек итәргә тиеш инде. Әмма ике тәкә башы бер казанга сыймый, диләр бит. Шуңа, ир-ат буларак, ул авыр йөк миндә булырга тиештер. Концертларыбызның беренче сезонын үзем башлап йөрдем. Зөлфирәнең дә оештырып карау теләге бар. «Сиңа кирәк түгел ул», – дим. Ул – җырчы. Берни турында борчылмыйча, сәхнәгә чыгып җырларга тиеш. 


Татар эстрадасында гаиләле җырчылар бик күп. Гадәттә, хатыннарының көчле тавышы, харизмасы янында ирләре төссезләнеп кала. Син курыкмыйсыңмы, Алмаз?
Алмаз: Юк, курыкмыйм. Безнең эстрада да шундый парлар бар икән, димәк, иренә шулай уңайлы. Ә мин үзем теләсәм генә, икенче планга күчә алам. Әгәр теләгем булмый икән, моны беркем эшли алмый. Мин – үз жанрымда, Зөлфирә үзенекендә көчле. 


Алмаз, шоу-бизнеста шигырьләргә урын юк кебек. Ә сез концертларыгызны нәфис сүз белән үреп алып барасыз...
– Әнием шигырьләр яза. Нигезе шулдыр. Рәшит абый Сабировның килеп эндәшүе дә зур этәргеч булды. «Энем, шигырьләр яратасың икән, шигъриятне эстрадада популярлаштыр», – дип, үз фатихасын бирде. Бу – зур бурыч. Сезнең белән килешә алмыйм. Хәзер концертларда шигырь сөйләү модага кереп бара. 
Зөлфирә: Моннан берничә ел элек сәхнәдә нәфис сүз сөйләү онытылып киткән иде. Алмаз үрнәк булды дип саныйм. Алмаз шигырьне сәхнәгә алып менде. Әнгам Атнабаевны популярлаштырды. Быелгы сезонда ул шагыйрь иҗатына аерым бүлек багышларга исәпләп торабыз. Шунысы да кызык, Алмазча шигырь сөйләргә тырышучылар да күбәя башлады. 


Үзеңне кабатлаганнарга ачуың килмиме?
– Юк, әлбәттә. Димәк, иҗатым буш түгел. Кеше миннән күреп, шигърияткә тартыла икән, ничек начар булсын инде ул. Гомумән, җыр бүлешеп талашкан җырчыларга шаккатам. Моны хайп өчен эшлиләр микән?! Җыр бит ул матурлыкка өнди, талашу чыганагы булырга тиеш түгел. 


Алмаз, син сәхнәгә юлны тамадалыктан башладың дип әйтсәм, килешәсеңме?
 – Килешә алмыйм. Әйе, җанын биреп эшләүче тамада мин, әмма инде сәхнәдә бик күптәннән. Күп җырчылар белән эшләдем. Сәхнә иҗаты башка ул. Клибыңны чыгарып, җырларыңны радиоларга ротациягә биреп, образыңны тудырасың. Тамадалык белән популярлык казанып булмый. Ә менә популярлык казану өчен акча эшләргә була. Тамада булып эшләгән акчаны иҗатка кертә ул артистлар. Сәхнә күп чыгым сорый. 


Зөлфирә, син инде күптән сәхнәдә. Хәтта Россия Президенты гранты откан җырчы. 
– Мин инде кечкенәдән җырлыйм. Әни белән әти мәҗбүриләп җырлата башлады дисәм дә була. Башта яратмадым, әмма бәйгеләрдә җиңә башлагач, шул өлкәдә дуслар тапкач, үз иттем. «Йолдызлык–Созвездие»дә берничә ел катнаштым. Шушы фестивальдә грантка ия булдым. Алар үзләре мине тәкъдим иткән. Башта – Татарстан, аннан соң Россия Президенты грантын алдым. 


Сезнең яшь аермасы – ун ел. Гаилә тормышында кем күбрәк юл куя?
Зөлфирә: Мин күбрәк куямдыр. Алмазны терәк итеп кабул иттем. Ул елны әтине югалткан идем. Минем өчен Алмаз – теләсә нинди хәлдән чыгу юлы таба белүче. Уйларыбыз да, тормыш кыйммәтләребез дә бер безнең. Яши-яши барыбер дә ун яшь аермасы сизелә. Әмма ул бик сирәк була. 
Алмаз: Ул бит яшь аермасыннан түгел. Анысы – ир белән хатын мөнәсәбәтләре ул. Без бит бергә концертлар куеп йөрдек. Зөлфирә белән очраша башлаганчы, яшь аермасы зур дигән курку бар иде. Әмма аның миңа таба беренче адымнары шикләремне коеп төшерде. Ул тәвәккәлләмәгән булса, батырчылык итмәгән дә булыр идем. 


Бер-берегезнең иң шәп биш сыйфатын әйтегез әле...
Алмаз: (Зөлфирә: «Башта син әйт», – дип әйтергә өлгерә.) Эшчән, минем әнигә охшап хыялый, үпкәләве тиз бетә, кызык итеп сөйли белә, юмор хисе бик көчле.
Зөлфирә: Ярата һәм яраттыра белә, оста киңәшче, туган җанлы, сезнеке, безнеке дип аермый ул, дөньяны, кешеләрне ярата. Бик киң күңелле ул минем... 


Алмаз, Зөлфирәгә җырчы буларак хөрмәтең бик зур икәне сизелә. Син аның талантына сокланасың, әйеме?
 Алмаз: Әлбәттә! Аңа тавыш Аллаһы Тәгаләдән бирелгән. Җырлый белмәгән кеше җырлаганда авызыннан сүзтезмә чыга, ә Зөлфирәдән моң агыла. Аны тыңлыйсы гына килеп тора. 


Хыялыгыз бармы?
Зөлфирә: Мирзаяновлар мәктәбен булдырасым килә. Мин – вокалдан, Алмаз сөйләм теленнән дәресләр бирер иде. Әмма мин җырлый беләм, мин сөйли беләм, дип кенә мәктәп ачып булмый. Бу эшкә тотыныр өчен белемле булырга кирәклеген, моның өчен вакыт һәм чыгым күп таләп ителүен дә аңлыйм. Әмма без икебез дә педагог белемле. Димәк, нигез бар. Нигә әле бу хыялны чынга ашырмаска?! Киләчәктә үзебезне сәхнә әһелләре итеп кенә түгел, үсеп килүче буынга белем бирүче укытучылар итеп тә күрәм. 
Фото: Анна АРАХАМИЯ.

Видео: Булат Газизуллин.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 30 гыйнвар 2023 - 17:52
    Без имени
    Бэхетегезгэ куз тимэсен, матурларым.
  • 26 сентябрь 2022 - 07:35
    Без имени
    Бик матур парлар, исэн-сау тигез яшэсеннэр. Яркэйдэ концертларында булдым бик матур булды. Бэхетле булыгыз
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6717
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4423
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3198
    1
    18
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2988
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату