Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гүзәл Уразова умартачы?!

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова авылга кайтып, бал кортлары белән мәш килә икән.


Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова авылга кайтып, бал кортлары белән мәш килә икән. Дөрес, үз умарталары түгел әлегә, әтисенеке. Алай да, шактый шомарган күренә. Әтисенә магазиннан кәрәзле рамнар алырга булышканын инстаграмдагы аккаунтына урнаштырган җырчыбыз. Илдар Хәкимов исә оператор, Гүзәлнең кортларга төтен пошкылдатып, каз канаты белән рам сыпырганын тузгыган ояга якын килеп төшерергә шулай ук кыюлык кирәк бит! Уртанчылары Камилә дә кыю кыз икән, битлексез генә дә рәхәтләнеп умарталыкта йөри. Гүзәл кәрәзле рамнарны бал аерткычка тезеп, әйләндерә башлауга, яңа аерткан бал исе монда кадәр килгәндәй булды. Әйтүләренчә, бал уңышы мулга охшаган. Алай-болай гастрольләр тагын да чигерелсә, яраткан артистларыбызның бал кәсебенә керешүе дә ихтимал. “Концертлар булмаса, бал кортлары тотарбыз”, - дип шаярта үзләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар