Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә

Җырчы сабые белән хастаханәдә

Соңгы вакытта татар эстрадасы йолдызлары бер-бер артлы бала табып  сөендерде. Ландыш Нигъмәтҗанова, Зәмирә Рәҗәпова, Гүзәл Уразова сабыйларын сөеп куанса, әле авырга узып, нарасыйларын тууын көткән җырчыларыбыз да күп. 

Әмма бала сөйдерә дә, көйдерә дә шул. Бүген Гүзәл Уразова үз аккаунтында баласы белән хастаханәгә эләгүләрен хәбәр итте. Әтиләре Илдар аларга «передача» китергән. «Пилмән пешереп китердем», – ди. Яшь атаның борчылуы йөзенә чыккан. Гүзәл дә хафага төшкән. Җырчы булудан битәр, ул – ана. Яңа туган күкрәк баласының  авыруы бигрәк тә  борчуга сала: бала кай төше авыртканын әйтә алмый. 

Гүзәлнең социаль челтәрләрдәге язылучылары да яңа туган Ариана өчен борчыла. «Сау-сәламәт булыгыз, терелегез», «Аллаһ шифа бирсен», «Башка балаларыгыз мәктәптән вирус алып кайткандыр, нык булыгыз», дип язалар. Араларында: «Куз тия бит, Аллам сакласын», «Ландыш больницадан алып кайтуга күрсәтә, бер дә күз тими», дип язучылар да бар... Кемдер тынычландыра: «Бала чирләми генә үсми. Җиңел үтсен, терелегез тизрәк».

Без дә теләкләргә кушылып, ана белән баланың тизрәк терелепчыгуын көтеп калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балага 40 конда юк,азырак саклау карактер ул

    • аватар Без имени

      0

      0

      Куз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элек

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шулай инде. Кыланмышларынын атасы-анасы юк. Авырлы килеш тэ , чит ирлэр кочаклап, биеп -жырлап..... Тыйнаклы хэм инсафлы булырга кирэк эзрэк. Аллахы Тэгалэгэ итагать итэргэ. Сабыкаем сэлэмэт булсын. Аннан да зур байлык юк.

        Хәзер укыйлар