Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гүзәл Уразова белән күңелсез хәл килеп чыккан

Бүген яраткан җырчыбыз үз аккаунтына култык таякларына таянып төшкән видеосын урнаштырып, барыбызның да котын алды.

Бүген яраткан җырчыбыз үз аккаунтына култык таякларына таянып төшкән видеосын урнаштырып, барыбызның да котын алды. Таудан чаңгы белән шуып төшкәндә егылып, аякларын авырттырган икән. Төнлә Оренбургның дүртенче хастаханәсенә барып, рентген ясатырга туры килгән үзенә. Шөкер, сөякләренә зыян килмәгән, бик нык бәрелгән генә. 

Бу көннәрдә аларның Оренбург якларында гастрольләре бара. «Тамашачыларым көтеп торганда, ничек итеп шушында килеп ятып калыйм инде мин? Хәзер «Диклофенак», «Омепразол», «Кетопрофен гель» и сәхнәгә! Бирешмибез», – дип язган Гүзәл үзе. 

Әлбәттә инде, яраткан җырчыларының мондый күңелсезлеккә юлыгуына аның яраткан укучылары да битараф кала алмаган. Әлеге пост астында ике йөз илледән артык кеше комментарий калдырган. 
«Тамашачылар аңлар, биемәсәгез дә була. Утырып кына җырлагыз», – дип киңәш бирә берәү.
«Алда шуның кадәр күп концертлар булганда сезгә имгәнергә ярамый. Үзеңне сакларга кирәк. Гомумән, әгәр 5–10 елга бер генә шусагыз, яшь барган саен тимераяк, чаңгы, чананы киңәш итмәс идем», – дип язып калдырган икенче бер укучы. 
Ә кемнәрдер Гүзәлне култык таякларында дөрес йөрмисез дип тәнкыйтьләгән. Инструктордан сорарга киңәш иткәннәр. Тагын берәү терсәкле таякның җайлырак булуын язган. Кайгырталар!
Күз тигән дип фаразлаучылар да күп. Булыр, булыр, матур кешегә күз тиз тия бит ул. 
«Фармаси» компаниясендә эшләүчеләр исә хәлдән үзләренә отышлы итеп файдаланып калырга тырышкан, каштан гелен сөртергә тәкъдим итәләр. Башка төрле дәва чаралары киңәш итүчеләр дә юк түгел.  
«Обязательно чаңгыда чыгарга кирәк идемени? Бер җиреңне кысып утырырга кирәк иде», – дип белдекләнгән әнә берсе. 
Җырчыны ялганда гаепләүче дә табылган. «Мин дүртенче хастаханәдә эшлим, бу безнең хастаханә түгел», – дип язганнар. 
Шулай да җырчыга тизрәк савыгу теләп, теләктәшлек белдереп язучылар күбрәк. 
Гүзәл, без дә синең тизрәк савыгуыңны телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар