Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гөлназ Сәфәрова үзе яраткан чәй рецептлары белән бүлешә

«Мин чәйсез тора алмыйм!» – дип яза Гөлназ үзенең инстаграмдагы битендә. Һәм шунда ук үзе яратып эчә торган биш чәй рецепты белән бүлешә.

«Мин чәйсез тора алмыйм!» – дип яза Гөлназ үзенең инстаграмдагы битендә. Һәм шунда ук үзе яратып эчә торган биш чәй рецепты белән бүлешә. 

Менә алар:

1. Лимон, имбир һәм корицалы чәй
(бу чәй иммунитетны күтәрә)

Чәйнектә кара чәй пешерегез, 2 чәй кашыгы вак итеп туралган имбир, корица таягы салыгыз. 10 минут төнәткәннән соң лимон өстәгез. Теләгән кеше шикәр комы да сала ала. 

2. Әфлисунлы һәм бөтнекле чәй

Яшел яки кара чәйне чәйнеккә салыгыз, турап, әфлисун кабыгы өстәгез. 10–15 яфрак бөтнек кушыгыз. 10 минут төнәтегез. Әзер булгач әфлисунның өлешләрен салсагыз да була.

3. Карлыган яфрагыннан чәй
(суыткычта катырылган яфрак та ярый)

Кайнар су өстенә кара яки яшел чәй салыгыз (яшел чәйнең «Молочный Улун» дигәнен салсагыз, ул кан басымын да көйли), 5–7 кипкән карлыган яфрагы өстәгез. Тагын өстеннән кайнар су белән пешереп алыгыз. 5–7 минут төнәтергә кирәк.

4. Ясминле чәй

1:5 порциясе белән ясмин һәм чәйне болгатабыз. Өстенә кайнар су салып пешекләгәч, суын түгәбез. Яңадан кайнар су агызабыз. Монда 1 чынаякка 1 бал кашыгы ясминле катнашма булырга тиеш. 5 минут төнәтәбез. Чәй әзер!

5. Салкын сырганак (облепиха) чәе

Сырганак һәм бөтнек яфракларын кайнар суга салабыз, 10–15 минут тотабыз. Яфракларны җыеп алып бал кушабыз. Әлеге чәй салкын килеш тә бик тәмле. Балаларга компот итеп тә бирергә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар