Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гөлназ Асаева әни булган!

Популяр җырчы Гөлназ Асаева үзенең йөкле икәнен бик озак качырып йөрде: бу яңалыкны соңгы көнгә диярлек ачмады.

Популяр җырчы Гөлназ Асаева үзенең йөкле икәнен бик озак качырып йөрде: бу яңалыкны соңгы көнгә диярлек ачмады.  Үзе турындагы имеш-мимешләрне ишетмәмешкә салышты. 
«Гөлназ, чынлап та, тиздән әни булачак икән бит!» – дигән хәбәрне язганга әле атна-ун көн генә узган иде. 
Ә бүген инде җырчы үзенең инстаграммында: «Бүген безнең өчен бик мөһим көн. Балабызның туган көне! Үзем язам, үзем ышанмыйм. Аллага шөкер», – дип яза.
Димәк, инде барысы да артта! 
Тугыз ай буе көтүләр! 
Тулгак ачылары.
Күз яше аша бәхетле елмаюлар... 
Гөлназны һәм аның гаиләсен бу бәхетле көннәре белән чын күңелдән котлыйбыз! Әти-әнисенә игелекле бала булсын!
Кем туган: кызмы, малаймы, исеме ничек булыр – барысын да аз гына соңрак белербез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар