Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гөлнара Тимерҗанова... Наимә исемле хәзер!

Әйе-әйе, 2019 елда ук алыштырган исемен...

 

Әйе-әйе, 2019 елда ук алыштырган исемен. Наимә  – җан тынычлыгы, тазалык, байлык дигән мәгънәне аңлата. «Тышта буран булса булсын, өйдә буран булмасын»,  дип җырлаган җырчыбызның өендә дә тынычлык, рәхәт бер халәт. «Бүгенге тормышым өчен Аллаһка рәхмәтлемен. Мин бәхетле дип әйтер өчен тормыш сынауларын шактый кичерергә туры килде. Язмыш үзе бер имтихан икән», – ди Наимә-Гөлнара. Беркемгә начарлык эшләмәгән, башкаларга гел ярдәм итәргә торган эчкерсез бу ханымга күпне күрергә туры килә. Ике баласын югалта, беренче ире белән аерылыша, администраторлар да төп башына утырта, көнләшүчеләр, аяк чалучылар да була... Үзе продюсер да, администратор да, шофер да булып концертларга чыгып киткән җырчыга күз тидерүчеләр дә булгандыр... 

Бу көннәрдә Рамазан ае уразасына кергән. Хәер, ул ун ел инде ураза тота. Ә болай атнага ике тапкыр  дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә уразада. Бу – Пәйгамбәребез Галәйһиссәллам сөннәте, ди. Алар гаиләдә дүрт кыз, бер малай үсәләр. Әниләре барлык балаларына да үз куллары белән язылган догалар дәфтәре бүләк иткән була. «Минем өчен бик кадерле бүләк ул, гел үзем белән йөртәм», – ди яраткан җырчыбыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гөлнара - гөле инде аңлашылып тора, ә нар - ут дигән сүз. Бик дөрес иткән исемен яхшы мәгънәлесенә алыштырып. Бик хуп! Бәхетле булсын. Ике баласын югалткан? Кайчан? Аллаһ Наимәгә сабырлык бирсен.

    Хәзер укыйлар