Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Газинур Фарукшин тормышыннан кызыклы фактлар

Әлеге җырчының көчле тавышы сәхнәгә, залга гына сыймыйча, тәрәзәләрне чыңлатып үтеп, тирә-якка тарала, күңелләрне айкап чыга. «Гөлнарым», «Моңлы гармун», «Керкәле таулары», «Акбүз атым», «Саубуллашу», «Сиңа кайттым, газиз туган җирем»... Әйе инде, таныгансыздыр, Газинур Фарухшин ул! Бармак белән генә санарлык, рәхәтләнеп тыңларлык затлы җырчыларыбызның берсе ул! Җырчы тормышыннан кызыклы фактларны тәкъдим итәбез.

Әлеге җырчының көчле тавышы сәхнәгә, залга гына сыймыйча, тәрәзәләрне чыңлатып үтеп, тирә-якка тарала, күңелләрне айкап чыга. «Гөлнарым», «Моңлы гармун», «Керкәле таулары», «Акбүз атым», «Саубуллашу», «Сиңа кайттым, газиз туган җирем»... Әйе инде, таныгансыздыр, Газинур Фарукшин ул! Бармак белән генә санарлык, рәхәтләнеп тыңларлык затлы җырчыларыбызның берсе ул! Җырчы тормышыннан кызыклы фактларны тәкъдим итәбез.

Газинур Фарукшин тормышыннан 15 кызыклы факт

1. «Мәҗбүр итмәсәләр, җырчы буласы түгел идем», – дияргә ярата.

2. Актанышка терәлеп кенә торган 60 өйле Ирмәш авылында музыкаль гаиләдә үсә. Әнисе гармунда уйный, әтисе җырлый. 
Абыйсы Мирзанур атаклы баянчы, сеңлесе Энҗе шулай ук җырлый.

3. Мәктәпне тәмамлагач «Татсельхозмонтаж» оешмасында газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы да, шофер да булып эшли.

4. «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Актаныш районының иң яхшы эретеп ябыштыручысы» дигән мактаулы исемнәре бар.

5. Шәп җырлаучы егетне Казанда уза торган чараларга Актаныштан самолет белән килеп ала торган булалар.

6. Сара Садыйкова аны Актаныш сандугачы дип атый.
 
7. КПССның Актаныш райкомының ул чактагы беренче секретаре Хәләф Низамов Газинурны мәҗбүри Казан музыка училищесына укырга җибәрә. Егет бер елдан Казан консерваториясендә укый башлый.

8. Бер концертта тере тавышка микрофонсыз да 25 әр җыр җырлый торган җырчы.

9. Артык күп җырчылар күренә башлаган 90 нчы елларда сәхнәдән китеп тора. «Кыйммәтле йөкләр белән дальнякта йөрдем», – дип искә ала ул чакларны.

10. Микрофонны рульгә алыштырып, зур йөк машиналарында атаклы рәссамнарның картиналарын Эрмитажга, Рус музеена, Третьяков галереясына ташый.

11. Мәскәүдә «Бәйрәм» ансамблендә Хәния Фәрхи белән җырлап йөри.

12. Артистларны «ГАЗ»ельгә төяп, үзе рульгә утырып, гастрольгә чыгып киткән чаклары да була.

13. Керәшен кызы Аннага фотосыннан күреп гашыйк була һәм өйләнә. Ул аны Аннушка дип йөртә. Кызлары Алсу белән Гөлнур гаиләләре белән Мәскәүдә яшиләр.

14. 60 яшьлек юбилей концертын Газинурның кабат сәхнәгә кайтуы дип атыйлар. 

15. Ул артык тыйнак җырчы, исемнәр, дан өчен йөрми: Татарстанның атказанган артисты исеме дә аңа 60 яше тулган көнне генә бирелә. Һәм җырчы шуңа да бик канәгать.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар