Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Фирдүс Тямаев: ачтан үлмәячәкбез

Пандемиядән зыян күрүчеләр арасында җырчылар да бар. Гастрольләр тукталды, концертлар билгесез вакытка кадәр

Пандемиядән зыян күрүчеләр арасында җырчылар да бар. Гастрольләр тукталды, концертлар билгесез вакытка кадәр күчерелде, банкет-мәҗлесләр уздырылмый. 
Әмма алар күңелләрен төшермиләр. 
«Безнең Татарстанда халык бик тырыш, җайлаша белә. Менталитетыбыз шундый бугай... – дигән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты белән әңгәмә вакытында җырчы Фирдүс ТЯМАЕВ. – Мин дә өйдә генә утырмыйм. Менә әле Түбән Новгородтан авылга биш бозау, биш үгез алып кайттык. Әнинең 300 баш казы үсә. Ачтан үлмәбез. Мин әле җүләр кебек ике капчык песок, он да алып куйган идем. Карабодай да бозылып ята. Консервалар да алган идем тагын...
Элек колхоз хезмәт хакы түләми иде бит. Бу коронавирустан да яманрак иде. Әмма без бәрәңге чәчтек, терлек асрадык. Нибарына канәгать булдык. Ул чакта да ачтан үлмәдек
 Тырыш кеше нинди генә авырлык килсә дә, аннан чыгу юлын таба. Беркайчан да депрессиягә бирелергә кирәкми».
Кем – кем, ә менә Фирдүс депрессиягә бирелмәячәк. Үзе әйткәндәй, эш аны коткарачак. Бу көннәрдә ул инстаграмдагы битендә әнисенең хуҗалыгындагы терлек-туарны күрсәтте. 
– 300 баш каз, 50 тавык, 60 бройлер... Болары – кош-кортлар гына. Тагын ун үгез, утардагын санамаганда... Аннан – атлар... Энекәш атлар тагын алып кайтам диде әле... 
Аңа язылучылар үгезләр торган абзарның чисталыгына да игътибар итми калмагандыр. «Әни шулай абзарны өч көнгә бер юып чыгара, стеналарын агарта», – ди Фирдүс.  
Фирдүс төшергән видеоны карап, аның әнисе Галия апага сокланучылар да, «Бу кадәр малны ничек карап бетерергә кирәк?» – дип кызганучылар да байтак. Әмма күпләрнең фикере уртак: эше юкның – ашы юк, авылда гомер итәсең икән, эшләмичә булмый. 

 





.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар