Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

 Эстрада йолдызлары җәйгә чит илгә барачакмы?

Ял вакытларында йолдызлар чит илләргә китәчәкме, әллә башка планнары бармы, бу хакта үзләреннән сорарга булдык. 

Көтеп алган җәй айлары да килеп җитте. Соңгы көннәрдә яңгырлар явып, салкынрак торса да рәхәтләнеп кызынырлык эссе һава торышы урнашыр дип өметләнәбез. Җәйне кем ничек уздырырга ярата бит: кемдер бар булган акчасын җыеп чит илләргә, курортларга китеп барса, кемдер авылга кайтып бакчасында казынуны кулай күрә. Соңгы вакытта дөньядагы вәзгыятьнең үзгәрүе ял итәргә җыенучыларның планнарын үзгәрткәндер. 
Татар эстрадасы йолдызлары үз акаунтларында чит илләрдәге сәяхәтләреннән видеолар, фотолар куярга ярата. Узган җәйне артистлар ялга акчаларын жәлләмәде: җырчылар кайда гына булмаган: интернетта Италия, Франция, Төркия, Кипр һәм башка илләрдә төшкән фотолар күрергә мөмкин иде. Мин үзем, шәхсән, Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповның Төркиядәге сәяхәтен күзәтеп бардым. Узган җәй җырчының ялы Төркиядәге янгын вакытына туры килде. Артист аккаунтына язылучыларны шөбһәгә салып, куркыныч видеолар тезде: зәп-зәңгәр күк йөзен кара болыт баскан, тауларда урман яна, вертолетлар отель янындагы диңгездән берөзлексез су ташый... Әлбәттә, халык Рифат өчен дә, аның гаиләсе өчен дә борчылды. Җырчының сәхнәләрдә тир түгеп җыйган акчасы Төркиянең болыт каплап алган һавасына очты дип уйлаган идек. Ләкин артист үзе паникага бирелмәде. Кояшта кара янып, хәтта бер-ике килограммга артып Казанга исән-сау әйләнеп катты. Төркиянең җылы һавасы, тәмле ризыгы килеште, күрәсең.
 Быелгы җәй сезонында туристларны андый «сюрпризлар» көтмәсен инде. Ял вакытларында йолдызлар чит илләргә китәчәкме, әллә башка планнары бармы, бу хакта үзләреннән сорарга булдык. 

 Айдар Галимов: «Җәйне кем көтеп алмый инде?! Ел әйләнәсендә җәй булса, кызык булмас иде. Үзем зур планнар кормадым, каядыр барырга да җыенмыйм. Хуҗалыкта эшләрем җитәрлек. Җәй аен бушка уздырмаска инде. Концерт сезонын япсам да, чыгышларым байтак. Сабантуйлар, авыл юбилейлары, корпоративларда эшләргә исәп. Әле менә Кукмарага, Чаллы янындагы Бәрәкәс авылына чакырдылар. Хәтта кайларга чакырганнарын белеп тә бетермим, ләкин чакырган җирләргә барачакмын».

Филүс Каһиров: «Быелгы җәйнең рәхәтен күреп каласым килә. Ел саен көз җиткәч: «Тагын бер җәй ае үтеп китте, җәйнең рәхәтен күреп калмадым», – дип үкенеп куям. Җәй бит ул – табигать. Үзебезнең табигатебез бик матур. Гаилә, дуслар белән балык тотып, ашлар пешереп, рәхәтләнеп ял итәргә кирәк. Җәйнең кояшын, энергитикасын алып калу бик мөһим, дип саныйм. Мин үзем чит илләрдә дә булырга яратам. Җир шары бит Аллаһ тарафыннан кеше өчен яратылган, без сәфәрләр дә кылырга тиеш дип саныйм».

Данир Сабиров: «Җәйне елдагыча уздырачакмын. Яңа җырлар, яңа юморлар өстендә эшләргә планлаштырам. Ял итәргә каядыр барырга дип уйламадым».

Лилия Муллагалиева: «Җәйдә балаларның олыларын лагерьга җибәрәбез, кечкенәләрен авылга кайтарабыз. Үзебездә дә бик рәхәт, бик күңелле. Чит илләргә баруны планлаштырмадык»

Теги: татар артистлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авылда инде, авылда булабыз Аллаh кушса

    Хәзер укыйлар