Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Элвин Грей өйләнгән

Җырчы үз инстаграм битендә «Ул риза булды» дигән пост белән никахтан фотолар куйды. Инзилә дә үз социаль челтәрендә «Ул тәкъдим ясады» дип хәбәр иткән. Алар күптән очрашып йөриләр иде.

Җырчы үз инстаграм битендә «Ул риза булды» дигән пост белән никахтан фотолар куйды. Инзилә дә үз социаль челтәрендә «Ул тәкъдим ясады», дип хәбәр иткән. Алар күптән очрашып йөриләр иде.

Инзилә белән очраша башланганчы Радикның Гөлназ Асаева белән йөрүе билгеле иде. Гөлназ  узган ел Элвин Грей лейблында эшләүче Вилдан Шәмсетдиновка кияүгә чыкты. 

Кәләш турында без нәрсә беләбез соң?

  • Инзилә – Ижау кызы.
  • Һөнәре буенча – чәчтараш.
  • «Татар кызы» бәйгесендә катнашып, «Әкияти кыз» номинациясендә җиңү яулаган иде.

Яшьләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар