Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Элвин Грэй: «Дусларым, бик яхшы яңалыгым белән бүлешәсем килә...»

Әле шушы арада гына: «Элвин Грэй татарча һәм башкортча җырларын соңгы тапкыр чыгара, 16 еллык иҗатына нокта куеп, Мәскәүгә күченеп китә», – дип шаулаганнар иде.

Әле шушы арада гына танылган җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин), хушлашып, социаль челтәрдә: «Мин китәм! Мин көчемнән килгәнне эшләдем. Аңларсыз дип ышанам. Алга барырга кирәк. Тиздән мине федераль каналларда күрерсез дип ышанам», язган иде. Шул ук постта, татар һәм башкорт эстрадасындагы иҗат юлына нәтиҗә ясап, Башкортстанга да, Татарстанга да рәхмәт әйтә җырчы. «Татарстанда миннән зур артист ясадылар, күкләргә чөйделәр. Йөрәгем тибүдән туктаганчы бу хакта онытмам», – дип сүз бирә.
Бу хәбәрдән соң тамашачылар нәүмизләнеп тә калган иде... Радик үзе дә: «Кемгәдер минем карарым ошамас, үз халкыңа хыянәт иттең, дип язучылар да булыр. Кемдер минем китүемә шатланыр гына, ниһаять, милли эстрадада тынычлык урнашыр, дияр», – дип язган иде. 
Һәм... Тагын бер яңалык: бу көннәрдә Радик Юлъяшкин Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә лаек булды! Шул уңайдан Радик тамашачыга мөрәҗәгать итте: «Дусларым, бик яхшы яңалыгым белән бүлешәсем килә! – ди популяр җырчы. – Мин Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булдым! Беренче чиратта тыңлаучыларыма рәхмәтлемен! Командама, гаиләмә, миңа ярдәм итүчеләргә рәхмәт! Рәхмәт, Татарстан! Бу безнең уртак бүләк һәм җиңү!» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар