Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Элвин Грей «Ишет мине» җырын тәкъдим итте: без аны дөрес ишеттекме?

Элвин Грейда – бүген премьера. Ул тыңлаучысы игътибарына яңа җырын тәкъдим итте. «Ишет мине» дип атала ул..

Элвин Грейда – бүген премьера. Ул тыңлаучысы игътибарына яңа җырын тәкъдим итте. «Ишет мине» дип атала ул. Музыкасын Элвин Грей үзе язган. Сүзләренең авторы – Анна Попова дип күрсәтелгән. 
Татарча текст әлегә беркайда да чыкмаган. Без аны, җырны тыңлый-тыңлый, үзебез кәгазьгә төшердек. 
Барысын да дөрес ишеттекме икән? Ялгышсак – төзәтегез. 
Сүз уңаеннан. Элвин Грей: «Бу – якын көннәрдәге премьераларның берсе генә. Яңа җырларыбызны тагын көтегез!» – ди. 
 

Син белмисең, 
син белмисең генә
күңел көн дә елый – 
көн дә шиңә.
Син белмисең,
син белмисең генә,
син күрмисең дә.
Син белмисең, 
син белмисең генә
күңел көн дә елый – 
көн дә шиңә.
Ишет мине! 

Көннәр болытлар төсле агыла һаман
Сәгать телләре туктап,
бөтенләй дә тынган.
Канатландырган    ?  – 
тәмен югалткан, 
төсләрен җуйган.
Беләсеңме, мин бик тә ялгыштым,
акны-караны бутап адаштым.
Аңлыйсыңмы –
сине үзем югалттым.
Ишет мине!


Эзләп карадым дәвасын читтә.
Алар бит тик синең 
шәүләң генә.
Алар бит мине һич тә аңламый,
юк, алар аңламый. 
Бу сагыш бетмәс
борма юл сыман.
Күкне кочам да,
?         кайтам.
Беләсеңме, мин шундый арыдым,
мин шундый арыдым.
Син ишет кенә!

Син белмисең, 
син белмисең генә
күңел көн дә елый – 
көн дә шиңә.
Син белмисең,
син белмисең генә,
син күрмисең дә.
Син белмисең, 
син белмисең генә
күңел көн дә елый – 
көн дә шиңә.
Ишет мине! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди фикер?! Бу сузлэр тезмэсенэ,...

    Хәзер укыйлар